Бүгенге көнгә Татарстанда 7100 гектар җирдән бәрәңге 5900 гектарында утыртылган, ягъни планның 83 %. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүгенгә Татарстанда 904,7 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шушы чорына туры килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында зган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Евразия икътисади берлегенә кергән илләр өчен сәнәгать, энергетика, агросәнәгать комплексы өлкәләрендә киртә һәм чикләүләрне бетерү турында бүген Хөкүмәтара совет утырышында сөйләштеләр. Ул Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев катнашында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков Казан шәһәрендәге очрашу йомгаклары буенча Беркетмә имзаладылар.
Тантана Казан ратушасында Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендәге Бәйсез Дәүләтләр Бергәлеге хөкүмәтләре башлыклары Советы утырышы тәмамлаганнан соң узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәйсез Дәүләтләр Берлеге хөкүмәтләре башлыклары Советы утырышында катнашты.
Чара Казан ратушасында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендә узды.
Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев Казан Ратушасына Бәйсез Дәүләтләр Берлеге хөкүмәтләре башлыклары Советы утырышында катнашу өчен килде. РФ Хөкүмәте Рәисен Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов озата йөрделәр.
Татарстан башкаласына Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов эш сәфәре белән килде.
«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министры Бәхетҗан Саынтаев белән очрашты. Казанга Бәхетҗан Сагынтаев БДБ илләре хөкүмәтләре башлыклары советы утырышында һәм Евразия хөкүмәтара советы утырышында катнашу өчен килде. Әлеге чаралар иртәгә, 2017 елның 26 маенда узачак.
Бүген Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу үткәрде. Очрашу Казанда КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтында узды, анда РФ Хөкүмәте Рәисе уздырган РФ Президенты каршындагы Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үсешен буенча советы президиумы утырышы алдыннан узды.
Бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка II дәрәҗәдәге Столыпин П.А. медален тапшырды. Тантаналы чара Казанда РФ Президенты каршындагы Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үсешен буенча советы президиумы утырышы кысаларында узды.