ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мюнхенга (Германия Федератив Республикасы) эш сәфәре белән килде. 

Аэропортта Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясенең Мюнхендагы Генераль консулы Сергей Ганжа каршы алды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла.

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт советының һәм Россияне социаль-икътисадый үстерүнең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау комиссиясенең уртак утыршында катнашты.  

Чара Кремльдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә узды.

Утырышта катнашучылар – төбәкләр җитәкчеләре, федераль министрлар, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары – өч блок мәсьәлә буенча фикер алыштылар: КФҮ челтәре аша дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр, социаль өлкәдә хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын бәйсез бәяләү һәм гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Mazzoni LB һәм Desmet Ballestra Италия компанияләре вәкилләре белән очрашты.   

Очрашу барышында яклар яңа технологияләр һәм җайланмалар өлкәсендә нефть химиясе сәнәгате өлешендә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.  

Очрашуда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский да катнашты.


3
май, 2017 ел
чәршәмбе

Узган ел Татарстанда һәр кешенең акча кереме бер айга 32,8 мең сум тәшкил иткән. Мондый мәгълүматны бүген республиканың профсоюзлар активы белән очрашуда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җиткерде.

Бу чара Казанның Хезмәт сараенда узды (Мөштәри ур., 9). Анда ТР Премьер-министры урынбасары-ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР вице-премьеры-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова катнашты.


2
май, 2017 ел
сишәмбе

“Халык күпләп ял итә торган урыннарда иминлекне тәэмин итү өчен коткару постларын җиһазларга һәм тиз медицина ярдәме күрсәтү буенча кизү торуны  оештырырга кирәк”, - шундый теләкне бүген брифингта Татарстан муниципаль районнары башлыкларына ТРның Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов белдерде.

Брифинг Татарстан Хөкүмәте йортында барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.


1
май, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшинны, Татарстан Республикасы «Динамо» ФСО ОГО рәисе Әсгать Сәфәровны, «Зенит-Казан» волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюковны, «Зенит-Казан» волейбол командасы баш тренеры Владимир Алекноны, шулай ук «Зенит-Казан» волейбол клубы коллективын Чемпионнар лигасы-2017дә җиңүләре белән котлады.  

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллерга Чемпионнар лигасы-2017дә «Зенит-Казан» җиңүе уңаеннан котлау телеграммасы юллады.  


29
апрель, 2017 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел хәйриячесе-2016» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Чара  «Пирамида» КККда узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.  

Бүген республиканың бөтен шәһәрләре һәм районнары Бөтенроссия экологик "Яшел Россия" өмәсенә кушылды. Территорияне чүп-чардан җыештыру һәм агач утырту Казандагы берничә мәйданчыкта оештырылды. Җиңү паркында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды.

Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар озатып йөрде. Өмә вакытында аларны паркта Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм милли-мәдәни автономия вәкилләре каршы алды. Алар бергәләп "Җиңү һәм Дуслык аллеясе"н утыртуда катнашты, биредә сирень куаклары утырттылар.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күренекле фән, мәдәният, җитештерү һәм сәнәгать эшлеклеләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.   

Чарада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, лауреатларның һәрберсе республика үсешенә гаять зур өлеш кертә.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International