ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының IV киңәйтелгән утырышын уздырды.  

Чара Казанда «Корстон» КСККда узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, шулай ук 400гә якын эшкуар катнашты.  

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов бизнес-секторның көн үзәгендәге проблемаларын хәл итү өчен әлеге мәйданчыкның бик мөһим булуын билгеләп үтте. Бүген 50 проект төркеменә 1000 эшкуар һәм 250ләп дәүләт хакимияте структурасы вәкилләре җәлеп ителгән. Ел саен 300ләп утырыш уздырыла.  

Татарстан Республикасы территориясендә "Ефәк юл" (Silk Way) халыкара ралли этабын әзерләү һәм уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. 

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР Министрлар Кабиенты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, министрлыклар һәм ведомтсволар вәкилләре катнашты. 

"Ефәк юл" халыкара ралли" проекты җитәкчесе Владимир Чагин хәбәр иткәнчә, 2017 елда ралли 7 июль көнне Мәскәүдә башлана һәм Кытай шәһәре Сианьда тәмамлана. Алдагы еллардагы кебек үк трасса өч илдән уза: Россия, Казахстан, Кытай. 

Бүген «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ акционерларының еллык җыелышында предприятиенең яңа Директорлар советын сайладылар. 

Искәртик, чара Түбән Кама шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖнең 2016 елдагы уңышларын югары бәяләде. Бүген бу хакта ул «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы тәмамланганнан соң матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«2015 елгы база җитәрлек дәрәҗәдә югары булмауга карамастан, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ күләмнәрне саклап калу белән бергә, аларны 2 процентка арттырды да. Моннан тыш, предприятие яңа продуктларны һәм яңа базарларны актив үзләштерә.

"Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ - илебезнең нефть химиясе сәнәгате флагманы. Бу хакта бүген "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ акционерларының еллык җыелышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Чара Түбән Камада узды. 

Бүген "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ - дөньяда синтетик каучук җитештерүчеләр арасында алдынгысы. 2017-2018 елларда мономерларны чыгару производстволарын киңәйтү, синтетик каучук җитештерү күләмен арттыру планнары алдынгы урында тора, диде Рөстәм Миңнеханов.

 

 

Бүген Түбән Камада «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы узды.

2016 елдагы йомгакларга багышланган чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Төп нотык белән «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин чыгыш ясады. 2016 елда продукция реализацияләүдән килер 153 млрд. сумнан артып киткән, чиста табыш 25,1 млрд. сум тәшкил иткән.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖнең яңартылган биологик читстарту корылмаларының беренче чиратын тәмамлаганнан соң хуҗалык-көнкүреш калдыклары агып төшүләрне механик чистарту төенен ачуда катнашты.   

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кыла.   


4
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллегиясенең республикада төзелеш материаллары сәнәгатен үстерүгә багышланган күчмә утырышында катнашты.   

Чара Кама Тамагы муниципаль районындагы «Фоника Гипс» предприятиесендә узды. Коллегия башланганчы Рөстәм Миңнеханов  заводның җитештерү эшчәнлеге белән танышты һәм чыгарылучы продукцияне карады. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге мәдәни мирас объектларын карап чыкты. 

Беренче каралган объект Зур Кызыл урамдагы "1840 елгы торак йорт" - республика дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объекты булды. 

Әлеге ике катлы бинаны инвестор - "Белый медведь" ҖЧҖ заказы буенча торгызыла. Тарихи-архитектур тикшеренү үткәрү, архив материалларын табып, бинаны төгәл итеп реконструкцияләргә ярдәм итте. 

Татарстан Республикасында 2017 елның беренче кварталында бурычлыларның арест салынган мөлкәтенең гомуми суммасы 1 млрд 600 млн сум тәшкил иткән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта Федераль cуд приставлары  хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе – ТРның баш суд приставы Радик Ильясов хәбәр итте.

Брифинг гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды һәм мәҗбүри үтәтү чараларына багышланган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International