Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының IV киңәйтелгән утырышын интернет-трансляцияләү иртәгә, 2017 елның 5 апрелендә, ТР Хөкүмәтенең рәсми порталында оештырылачак.
Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Корстон» КСККда узачак.
«Татарстан Республикасында төзелеш материаллары сәнәгатен үстерүнең төп юнәлешләре» темасына Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллегиясенең күчмә утырышы Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми сайтында Интернет аша трансляцияләнәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Иннополис» МИЗ Күзәтүчеләр советының быелгы беренче утырышы узды.
Анда ИТ-компанияләрнең барлыгы 267,47 млн. сумлык инвестицияләре буенча биш яңа проект хупланды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченкога метрополитенындагы теракт сәбәпле кайгы уртаклашу телеграммасын юллады.
Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин бүген хокук саклау органнары җитәкчеләре белән ашыгыч киңәшмә уздырды.
Киңәшмә транспорт төенләнешләрендә – аэропортларда, тимер юл станцияләрендә, автовокзалларда һәм метрополитен станцияләрендә, шулай ук кеше күп була торган объектларда куркынычсызлык чараларын көчәйтүгә багышланган иде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның 3 апреле көнне Санкт-Петербург метрополитенындагы терактка бәйле рәвештә берничә йөкләмә бирде.
Бүген Илдар Халиковны Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифасыннан азат итү турында Указны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
"Татарстан Республикасы Конституциясенең 94 статьясы, "Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары турында" 2005 елның 6 апрелендәге 64-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законының 9 статьясы нигезендә карар бирәм: Халиков Илдар Шәфкать улын, башка эшкә күчүе сәбәпле, үз теләге белән Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифасыннан азат итәргә", - диелгән Указда.
"Татэнерго" идарәче компания" АҖнең Директорлар советы 2017 елның 4 апреленнән Илдар Халиковны компаниянең генераль директоры итеп билгеләү турында карар кабул итте, бу карар җәмгыятьнең бердәнбер акционеры - "Связьинвестнефтехим" тарафыннан хупланды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның башка эшкә күчү сәбәпле үз теләге белән эшеннән китү турындагы үтенечен канәгатьләндерде.
Бүген Дубайда VII Eллык инвестицион форум кысаларында "Татарстан - БГӘ: сәүдә-инвестицион хезмәттәшлек" бизнес форумы узды. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.