Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда VII Eллык инвестицион форум президенты, «Strategic Marketing & Exhibitions» компнаиясе җитәкчесе Дауд Әл-Шезауи белән очрашты.
Бүген VII Eллык инвестицион форум кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов БГӘ икътисад министры Сәид Әл-Мансури һәм Дубай Ислам банкингы һәм финанслар үзәге җитәкчелеге белән очрашты.
Бүген Дубайда (БГӘ) VII Eллык инвестицион форум ачылды (Annual Investment Meeting (AIM) 2017). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубай Әмире, БГӘ Премьер-министры һәм БГӘ Вице-президенты Мөхәммәд ибн Рашид Әл Мәктүм белән очрашты, «Бөтендөнья лидерлары дебатлары» темасына багышланган пленар утырышта чыгыш ясады һәм Форумны ачу тантанасында катнашты.
Дубай Әмире, БГӘ Премьер-министры һәм БГӘ Вице-президенты Мөхәммәд ибн Рашид Әл Мәктүм белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов Форумда катнашуда күрсәтелгән хөрмәт һәм кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде. Гарәп инвесторларын Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә чакырды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә килде, ул Дубайда VII Инвестицион форумда катнашачак. Иртәгә БГӘ эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнехановның форум пленар утырышында чыгыш ясавы көтелә. Шулай ук планнарда БГӘ икътисад министры һәм Дубай Ислам икътисады үсеше үзәге рәисе Солтан Әл-Мансури белән очрашуы бар. Аннан Татарстан Президенты инвестицион форумны оештыручылар, Дубай Ислам банкы җитәкчелеге һәм «Strategic Marketing & Exhibitions» компаниясе вәкилләре белән очрашырга планлаштыра. Татарстан Республикасы делегациясе "Татарстан - БГӘ: сәүдә-инвестицион хезмщттщшлек" бизнес-форумында катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан аграрийларының язгы чәчү эшләренә әзерлеге турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.
31 мартка Татарстанда 650,2 мең кв. м. торак тапшырылган, бу үткән елның шушы чорына карата 112,6% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара йөзү федерациясе президенты (FINA) Хулио Маглионе һәм FINA башкарма директоры Корнел Маркулеску белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай крае Хөкүмәте Рәисе урынбасары – икътисадый үсеш министры Николай Чиняков җитәкчелегендәге Алтай крае делегациясе белән очрашты.
Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов та катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген “Гемонт” ҖЧҖ (Төркия) генераль директоры Мөхеттин Акташ белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР икътисад министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Сибгатуллин, ТР Премьер-министры ярдәмчесе Назил Насыйбуллин, ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Татэнерго” АҖ директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Бу чара Зәй ГРЭСда узды, бу зур станцияне яңарту компания өчен төп мәсьәлә булып кала.