ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2017 ел
җомга

2017 елның гыйнвар-февраль айларында җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең финанс-икътисадый нәтиҗәләре турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Ел башланганнан бирле Татарстан Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан күп фатирлы йортларга капремонт объектларында 1180 тикшерү уздырылган, шулар нәтиҗәләре буенча Казанда һәм Алексеевскта 9 техник иминлекне бозу очрагы ачыкланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.   

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта эш сәфәрендә. Төп максаты - Россия Федерациясе Генераль Прокуроры Юрий Чайка каршындагы Ерак Көнчыгыш, Идел буе, Себер, Урал федераль округларында дәүләт һәм муниципаль контрактлары буенча заказ бирүчеләр тарафыннан бурычларын вакытында башкаруны һәм законлылыкны саклау мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашу. 


23
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кабарда-Балкар Республикасы Башлыгы Юрий Коков белән очрашты. Очрашу Казан  Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Резиденциясендә узды. 

Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Юрий Коков төбәкара сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне киләчәктә үстерү мәсьәләләре, гуманитар өлкәдә багланышларны ныгыту һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алыштылар.  

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, республика "Яңарыш" фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев "Бердәм Россия" партиясенең Югары Советы рәисе Борис Грызлов һәм ТР Дәүләт Советы рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлегендә Сәяси совет секретаре Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Сколковода моношәһәрләрне үстерү проектлары белән идарә итүче профессиональ әзерлек программасында катнашучылар алдында лекция укыды. Лекция “Иң яхшы практикалар. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе” темасына багышланган иде.

Бүген Мәскәүдә Казанның Генераль планы турында фикер алышу булды, киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар катнашты. 

Татарстан вәкилләре Мәскәүдәге хезмәттәшләреннән Казанның алга таба планнарын төзү һәм шәһәр төзелешендәге заманча алымнарны куллануда тәҗрибә белән уртаклашуны сораганнар иде. 


22
март, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Россия-Кытай VI Эшлекле Форумында һәм "Бердәм Россия" партиясе –Кытай Коммунистлар партиясе» партияара диалогында катнашучылар белән очрашты. Чара Казанда «Корстон» КСККда узды.  

Очрашуда «Бердәм Россия» партиясе Югары советы Рәисе Борис Грызлов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Кытай Коммунистлар партиясе ҮКның Халыкара бүлеге мөдире Сун Тао, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты. 

Бүген кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү икътисадый үсешнең төп факторы. Әлеге юнәлеш инвестицияләрне җәлеп итү мөмкинлекләре һәм административ каршылыкларны киметү белән бер рәттән Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисадый стратегиясендә теркәлгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округында инвестицион климатны яхшырту, административ каршылыкларны киметү һәм кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү комиссиясе утырышныда белдерде. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Корпорация «МСП» АҖ генераль директоры Александр Браверман белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР икътисад министры Артем Здунов катнаштылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International