Татарстанда 2024 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы төгәлләнеп килә. Төзелеш-монтаж һәм сезонлы эшләр тәмамланырга 1 проценттан да кимрәк калган. Бүгенгә эшләр 4 муниципаль берәмлектә 7 йортта алып барыла. Подряд оешмалары тарафыннан соңгы ярты айда файдалануга тапшырылган дүрт муниципалитеттагы 8 объектны да кертеп, 742 йорт тәмамланган. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында 2024 ел нәтиҗәләре буенча «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсының конкурс комиссиясе утырышы узды. Чараны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстанда газлаштырып бетерү программасы буенча газ 28,8 мең кишәрлек чигенә кадәр китереп җиткерелгән, шулардан 81%ы тоташтырылган инде. Россия буенча уртача процент шул ук вакытта күпкә түбәнрәк, дип сөйләде «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин татарстанлыларны Ватан Геройлары көне белән котлады.
"Бу көн илебезне яклап чыккан, шулай ук үз хезмәтләре белән җәмгыять үсешенә зур өлеш керткән кешеләрнең көчен, батырлыгын, какшамас рухын һәм каһарманлыгын гәүдәләндерә", - диелә котлау текстында.
Бүген Мәскәүнең "Манеж"ында «РФ субъекты» номинациясендә гражданлык җәмгыятен үстерүгә һәм социаль проблемаларны хәл итүгә керткән өлешләре өчен «Без бергә» халыкара премиясе җиңүчеләрен бүләкләкләделәр. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева барысын да Халыкара ихтыярыйлар көне белән котлады.
Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре Халыкара инвалидлар көнендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен һәм МХОдә катнашучыларөчен уңайлы мохит, аларга һөнәри юнәлеш бирү, эшкә урнаштыру, тернәкләндерү, пенсияләр һәм түләүләр турында сөйләделәр.
Брифинг республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасының «Ел юристы» 2024 юридик премиясен һәм Г.Ф. Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премиясен тапшыруга багышланган тантаналы чарада катнашты.
Чара гадәттәгечә Казан (Идел буе) федераль университетының төп бинасында узды.
Татарстан Республикасы кырларында орлыкка кукуруз, көнбагыш җыю, чөгендер чыгару төгәлләнеп килә. Эшләрнең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.