Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень белән очрашты.
ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министр урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика авыл хуҗалыгы комплексының 2017 елгы ике айлык эшенә йомгак ясап, терлек һәм кош ите җитештерү буенча үсеш – 1 процент; сөтнең – 3,3 һәм тавык йомыркасының 2 процентка артыграк җитештерелүен хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
2017 елның 3 мартына Татарстан Республикасында 468,9 мең кв. м торак файдалануга тапшырылды, ягъни планның 19,5%ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
ТР Хөкүмәте Йортында Mastercard инновацион алымнарына һәм гамәлгә ашыра торган проектларына багышланган лекцияне Россиядә Mastercard вице-президенты Галина Ганиева һәм Россиядә, Беларусь, Армения һәм Казахстанда Mastercard компаниясенең бизнесны һәм цифрлы түләүләрне үстерү буенча директоры Михаил Федосеев укыдылар.
Лекцияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре тыңлады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татфондбанкның һәм Интехбанкның банк гамәлләре башкаруга лицензияләрен чакыртып алуга бәйле рәвештә хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре белән ашыгыч киңәшмә уздырды.
Мәгариф Татарстанны социаль-икътисадый үстерүдә мөһим роль уйный. Республика кабул иткән Стратегия - 2030 куәтле мәгариф потенциалына таяна, фән, җитештерү һәм икътисадның реаль секторы арасында хезмәттәшлекне күз алдында тота. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия мәгарифе» (EDU Russia) беренче форумының «Кеше потенциалы – оссия төбәкләрен үстерүнең төп ресурсы» панель дискуссиясендә хәбәр итте. Чара Казанда «Корстон» КСККда узды.
Форум эшендә шулай ук Россия Мәгариф министры урынбасары Павел Зенькович, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Агентство развития профессиональных сообществ и рабочих кадров «Ворлдскиллс Россия» берлеге генераль директоры Роберт Уразов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, РФнең 35 төбәгеннән һәм 8 чит илдән мөгаллимнәр катнашты. Модераторы – «Учительская газета» баш мөхәррире Петр Положевец.
Венгрия белән сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерү Татарстанга ЕС илләре базарларында ныгып калырга ярдәм итәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Венгрия Илкүләм үсеш министры Миклош Шестак белән очрашуда хәбәр итте.
Татарстан ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев һәм башкалар катнашты.
Казан кунакларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Венгрии җитәкчелегенә төбәкара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.
Бүген Казанның “Корстон” мәйданчыгында ВТБ24 банкы җитәкчеләре һәм төбәк идарәчеләре киңәшмәсе дәвам итте. ВТБ24 банкы идарәсе рәисе Михаил Задорнов үтенече буенча бүгенге киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Татарстан Республикасы: төп казанышлар, өстенлекле максатлар” темасына чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Haier компаниячсе вәкилләре белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Венгриянең милли үсеш министры Миклош Шестак Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында булды. Аны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков озата йөрде.