Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Агросила «Чаллы-МПК» (Чаллы) җитештерү комплексын ачуда катнашты.
«Чаллы-МПК» – тавык итен эшкәртү буенча яңа комплекс, аны Идел буенда алдынгы авыл хуҗалыгы җитештерүчесе – «Агросила» холдингы гамәлгә кертә.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар яңа җитештерү куәтләрен карап чыктылар, цехлардагы заманча эшкәртү җайланмаларына бәя бирделәр.
Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай муниципаль районына эш сәфәре кылачак.
Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар «Агросила «Челны-МПК» (Чаллы) җитештерү комплексын ачуда катнашачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба муницпаль районында эш сәфрендә.
Сәфәренең төп максаты - Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган Өстәл теннисы буенча XVI ачык шәхси-команда бөтенроссия ярышларын ачу тантанасында катнашу.
Ярышлар 17-20 март көннәрендә уза, анда быел Россиянең 20 төбәгеннән спортчылар катнаша.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республика мәктәпләрендә кайнар азык белән тәэмин итүне оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды.
Утырышта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин (комиссия башлыгы), ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе башлыгы Рәфис Хәбибуллин (комиссия башлыгы урынбасары), ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абделганиев катнашты.
Бүген Казан Кремлендә “Яңарыш” республика фондының Попечительлек һәм Административ советлары утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев уздырды.
Утырышта Россия Чит ил эшләре министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча вәкиле Элеонора Митрофанова, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, Попечительлек советы әгъзалары, Татарстанның ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе вәкилләре һ.б. катнашты.
"Транснефть" - безнең стратегик хезмттәшебез, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Транснефть-Прикамье" компаниясе офисының яңа бинасы ачылу тантанасында. Чарада катнашу өчен Казанга "Транснефть" ГАҖ президенты Николай Токарев килде.
Бүген Казанда «Транснефть-Прикамье» АҖ яңа административ бинасы ачылды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Транснефть» ГАҖ президенты Николай Токарев Казанда катнашты.
«Транснефть-Прикамье» АҖнең яңа биек офис бинасы Казан үзәгендә Патрис Лумумба урамындагы 20 нче йортта урнашкан.
Татарстан Республикасына бер көнлек эш сәфәре белән «Транснефть» ГАҖ президенты Николай Токарев килде.
«Казан» халыкара аэропортында Николай Токаревны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Pİ MAKİNA» төзелеш техникасы җитештерү буенча Төркия компаниясе генераль директоры Хаҗи Сары белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов һәм башкалар катнашты.