Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саксония Премьер-министры Станислав Тиллих белән Германиядә Татарстан Республикасы вәкиллеген ачу мөмкинлеге турында сөйләште. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Лейпцигка (ФРГ) эш сәфәре кысаларында узды.
8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лейпицгка (ФРГ) эш сәфәре кысаларында Саксония Премьер-министры Станислав Тиллих белән очрашты.
Яклар хезмәттәшлекнең тупланган тәҗрибәсе кысаларында киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Станислав Тиллих, Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итеп, аны сәламләде һәм «Z/Intec-2017» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашканы өчен рәхмәт белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германиягә эш сәфәре кысаларында Лейпцигта SpinLab – стартаплар акселераторы комбинатында булды. Бинаның гомуми мәйданы 100 мең кв.м. Эшчәнлекнең төрле өлкәләреннән 350дән артык арендатор бар монда: төрле һөнәрләр, сәнәгать һәм мәдәният өлкәләре.
Татарстан делегациясе өчен бизнес-акселераторны проект идарәчесе Бертрам Шульце тәкъдир итте.
Бүген Германиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов BMW автоконцерны заводында булды. Татарстан Республикасы Президентын Саксония Юстиция министры Себастьян Гемков, Россиянең Лейпцигтагы Генераль консулы Вячеслав Логутов, башка рәсми затлар озата йөрде.
Бүген Германиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лейпцигта «Аргамак» татар яшьләре берләшмәсе вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Президентының АМТЕС ГмбХ (Волга-Днепр) компаниясенә экскурсиясеннән соң Ан-124-100 очкычы кабинасында оештырылган иде.
Бүген А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ белән «AMTEC ГмбХ» компаниясе (Волга-Днепр) арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Лейпцигка (Германия Федератив Республикасы) эш сәфәре кысаларында гамәлгә ашырылды.
Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лейпцигка (Германия Федератив Республикасы) эш сәфәре белән килде.
Лейпциг-Халле аэропортында Рөстәм Миңнехановны Саксония Юстиция министры Себастьян Гемков, Россиянең Лейпцигтагы Генераль консулы Вячеслав Логутов, Татарстан Республикасының Германиядәге сәүдә-икътисад вәкиле Таһир Гатауллин, башка рәсми затлар каршы алды.
Эш сәфәренең төп максаты – «Z/Intec-2017» 14 нче халыкара запчастьләр, комплектлаучылар, модульләр һәм технологияләр күргәзмәсендә катнашу.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Александр Невский ордены белән бүләкләде. Әлеге документ бүген хокукый мәгълүматның интернет-порталында чыкты.
Татарстанның Спорт порталы – республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының флагман проекты. Россиядә әлегә мондый порталлар юк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта министрлыкның башлыгы Владимир Леонов хәбәр итте.