Кырым Башлыгы Сергей Аксенов котлау телеграммасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка 60 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Кырымын торгызу һәм үстерүдә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны 60 яшь тулуы белән котлады. "Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! 60 яшьлек юбилеегыз уңаеннан ихлас йөрәктән котлаулар һәм изге теләкләр кабул итегез".
Ингушетия Республикасының беренче Президенты Руслан Аушев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән котлады. "Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Чын йөрәктән Сезне юбилей - туган көнегез белән котлыйм! Бу күренекле вакыйганы Сез физик һәм рухи күтәренке чагыгызда күп милләтле Татарстан Башлыгы вазифасында каршы аласыз".
Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән котлавында аның Татарстан Республикасы Президенты вазифасындагы казанышларын югары бәяләде.
Мәскәү мэры Сергей Собянин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка 60 яшьлек юбилее уңаеннан котлау телеграммасын юллады.
Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән котлады. "Президент әфәнде! Котлыйм Сезне туган көнегез белән һәм ныклы сәламәтлек, озын гомер телим".
Беларусь Президенты Александр Лукашенко Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән котлады. Котлау телеграммасында, аерым алганда, әйтелә: "Беларусьта Сезнең Беларусь Республикасы белән Россия Федерациясе арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлтелгән ярдәмегезне югары бәялиләр".
Бүген РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе Антон Вайно Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка туган көне белән котлау телеграммасын юллады.
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән котлады.
Татарстан Республикасындагы һәр дүртенче ипотека кредитын ВТБ24 бирә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ВТБ24 банкы җитәкчеләренең һәм төбәк идарәчеләренең киңәшмәсендә хәбәр итте.
Чара Казанда "Корстон" КСКК мәйданында узды.
Сәламләү сүзе белән башта ВТБ24 президенты урынбасары - идарәсе рәисе Вячеслав Воробьев чыгыш ясады.