Мәгариф Татарстанны социаль-икътисадый үстерүдә мөһим роль уйный. Республика кабул иткән Стратегия - 2030 куәтле мәгариф потенциалына таяна, фән, җитештерү һәм икътисадның реаль секторы арасында хезмәттәшлекне күз алдында тота. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия мәгарифе» (EDU Russia) беренче форумының «Кеше потенциалы – оссия төбәкләрен үстерүнең төп ресурсы» панель дискуссиясендә хәбәр итте. Чара Казанда «Корстон» КСККда узды.
Форум эшендә шулай ук Россия Мәгариф министры урынбасары Павел Зенькович, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Агентство развития профессиональных сообществ и рабочих кадров «Ворлдскиллс Россия» берлеге генераль директоры Роберт Уразов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, РФнең 35 төбәгеннән һәм 8 чит илдән мөгаллимнәр катнашты. Модераторы – «Учительская газета» баш мөхәррире Петр Положевец.
Венгрия белән сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерү Татарстанга ЕС илләре базарларында ныгып калырга ярдәм итәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Венгрия Илкүләм үсеш министры Миклош Шестак белән очрашуда хәбәр итте.
Татарстан ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев һәм башкалар катнашты.
Казан кунакларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Венгрии җитәкчелегенә төбәкара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.
Бүген Казанның “Корстон” мәйданчыгында ВТБ24 банкы җитәкчеләре һәм төбәк идарәчеләре киңәшмәсе дәвам итте. ВТБ24 банкы идарәсе рәисе Михаил Задорнов үтенече буенча бүгенге киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Татарстан Республикасы: төп казанышлар, өстенлекле максатлар” темасына чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Haier компаниячсе вәкилләре белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Венгриянең милли үсеш министры Миклош Шестак Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында булды. Аны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков озата йөрде.
2017 елның июль аенда Red Bull Air Race ярышлары тарихта беренче мәртәбә Казанда узачаклар. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Red Bull Air Race генераль директоры Эрих Вольф белән очрашуында чараны оештыру һәм уздыру мәсьәләләре турында сүз барды.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" АКО генераль директоры Азат Кадыров һәм башкалар катнашты.
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның адресына дөньяның барлык почмакларыннан 1000гә якын котлау һәм телеграмма килде.
Аерым алганда, Рөстәм Миңнехановны юбилее белән Россия Президенты Владимир Путин, РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев, Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев, Беларусь Президенты Александр Лукашенко, Әзәрбәйҗан Республикасы Президенты Илһам Алиев, Чехия Республикасы Президенты Милош Земан, Төркия Премьер-министры Бинали Йылдырым, халыкара спорт оешмалары (FISU, FIFA, FINA һәм WorldSkills International) җитәкчеләре тәбрикләде.
Бүген Татарстанга Венгриянең милли үсеш министры Миклош Шестак килде. Кунакны “Казан” халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды.
Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны 60 яшь тулуы белән котлады.
Төрле дин конфессияләре вәкилләре Рөстәм Миңнехановка 60 яшь тулу көне белән котлап телеграммалар юлладылар.