Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Икътисад министры Солтан Әль-Мансури белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Дубай шәһәренә эш сәфәре кысаларында узды.
Әңгәмә барышында яклар Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Республикасы белән БГӘ арасындагы ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
2016 елда Татарстан агросәнәгать комплексының төп эш нәтиҗәләре турында ТР вице-премьеры –ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә җиткерде.
Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
2016 елда Татарстан Республикасында торак тапшыру планы 100%ка үтәлгән – 2 млн 406,5 мең кв. м. торак. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш визиты кысаларында Дубайда эшлекле даирәләр вәкилләре белән очрашты.
Очрашуда БГӘ бизнес-даирәләренә Татарстанның инвестицион, икътисади һәм сәнәгый куәте презентацияләнде, Әмирлекләр бизнесменнарының Татарстан территориясендә гамәлгә ашырыла торган проектларда катнашу мәсьәләләре каралды
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Дубайда Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш визиты кысаларында "Бөтендөнья авылы" (Global Village) тематик күргәзмәсендә булды.
Әлеге күргәзмә ачык һавада оештырылучы тематик ярминкә, ул БГӘ территориясендәге туристлар арасында популяр булган кызыклы күңел ачу чарасы.
Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең күңел ачу инфраструктурасын булдыру һәм бөтен дөньядан туристларны җәлеп итүдәге тәҗрибәсе белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстанның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясе утырышы булды.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Бу чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үтте.
Утырышта шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин катнашты.
Бүген Түбән Камада “Татэнерго” АҖнең быелгы елда соңгы Директорлар советы утырышы узды. Бу чара ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә үтте. Анда шулай ук Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин катнашты.
Татарстанда Яшьләр хөкүмәте барлыкка килде. Аның составына 23 кеше керде. Аларның исемнәре бүген Татарстан Министрлар Кабинетында республика Премьер-министры Илдар Халиковның “Югарыга! – Вверх!” республика конкурсы финалистлары һәм җиңүчеләре белән очрашуында аталды.
Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышын уздырды (Мәскәү, Кремль).
Утырыш киләчәк буыннар мәнфәгатьләрендә илнең экологик үсеше мәсьәләсенә багышланды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казандагы Иран Ислам Республикасы Генераль консуллыгы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч белән очрашты.