ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов киләчәк чәчү кампаниясенә аграрийларның әзерләнүе турында хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

2017 елда Татарстанда 146 мәгариф учреждениесенә капиталь ремонт ясарга ниятлиләр: 29 муниципаль һәм 7 коррекцион мәктәпкә, шулай ук 110 балалар бакчасына. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.


6
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус Православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе башлыгы Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанны Раштуа бәйрәме белән котлады.

«Сезне чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйм, – диелә телеграмма текстында. – Православие чиркәве һәрвакыт безнең җәмгыятьнең берәмлек һәм рухи таянычының мөһим өлеше булып тора. 

Бу якты бәйрәм – ышаныч һәм өмет символы – Россия халкына рухны камилләштерүдә, цивилизациянең рухи нигезләрен ныгытуда һәм кешелек идеалларын күтәрү юлында яңа көч-куәт бирсен.

Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне чын йөрәктән Раштуа бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм!

Вифлеем йолдызының ягымлы нурлары бик күп гасырлар элек Коткаручының тууы турында хәбәр бирде, бүген дә ул дөньядагы барлык христианнарның күңеленә яктылык, иман, өмет һәм сөю өстәп тора. Раштуа  миһербанлылык, Ана булу бәхете кебек олы хисләр белән сугарылган,  ул безгә шәфкатьлелек һәм гаделлек, рухыбызның мәңге какшамас нигезләре   турында һәрчак искәртеп тора.


3
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиевка әнисе Дөргалия Фәрдиева вафатына бәйле рәвештә кайгысын уртаклашу телеграммасы җибәрде.  

Дөргалия Шәрип кызы Фәрдиева бүген, 2017 елның 3 гыйнварында, 97 нче  яшендә дөнья куйды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка бертуган апасы Дөргалия Шәрип кызы вафатына бәйле рәвештә кайгысын уртаклашу телеграммасы җибәрде.

Дөргалия Шәрип кызы Фәрдиева бүген, 2017 елның 3 гыйнварында, 97 нчы яшендә дөнья куйды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Дубайда (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) Emaar Properties компаниясе башлыгы Мөхәммәд Алаббар белән очрашты.

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Дубайда эш сәфәрендә. 

Emaar Properties компаниясе сәүдә үзәкләре, халыкара дәрәҗәдәге отельләр, офис үзәкләре һәм башкаларны төзү белән шөгыльләнә. 


1
гыйнвар, 2017 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елның 1 гыйнвар төнендә Истанбулдагы терактка бәйле рәвештә Төркия Президенты Рәҗип Тайип Эрдоган әфәндегә кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.


31
декабрь, 2016 ел
шимбә

Кадерле татарстанлылар!

Һәр кеше өчен Яңа ел үзенчәлекле бәйрәм. Аны игелек һәм җылылык атмосферасы урый, бәйрәм өметләр һәм ышанычлар белән бәйле. Бу вакытта без нәтиҗәләр ясап, киләчәккә планнар корабыз.

2016 нчы ел Татарстан өчен уңышлы булды. Республика илнең динамик үсеш алган төбәкләренең берсе булып калды, социаль бурычлар үтәлеп килә. Барлык башлангычларда без Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның һәрьяклы ярдәмен тоябыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International