ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасына эш визиты белән Россия Федерациясе генераль прокуроры урынбасары Адександр Буксман килде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның статс-секретарь – Россия Федерациясе оборона министры урынбасары Николай Панков белән очрашты. Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән РФ Оборона министрлыгының "Армиянең үзәк спорт клубы" федераль автоном учреждениесе («ЦСКА») арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка имзаларын ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм «ЦСКА» РФ ОМ ФАУ башлыгы Михаил Барышев куйды. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Хальдор Топсе» (Дания) компаниясе президенты Бъерне Клаусен белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, «ТАИФ» ГАҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Аммоний» АҖ Директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков, «ТАНЕКО» АҖ генераль директоры Леонид Алехин, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, республиканың әйдәүче югары уку йортлары вәкилләре катнашты. 


14
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Панкадж Саран белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Президенты резиденциясендә узды. 

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Һиндстан социаль-икътисадый үсештә җитди уңышларга иреште һәм халыкара аренада үзенең абруен ныгытты.  

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КХРның Казандагы Генераль консулы вазыйфаларын башкаручы - Генераль консулы урынбасары Чэн Вэй белән очрашты. 

Очрашу Казан Кремлендә узды, анда Татарстан ягыннан Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Алмаз Хөсәенов һәм башкалар катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ЛУКОЙЛ» нефть комапниясе» ГАҖ вице-президенты, «РИТЭК» АҖ генераль директоры Николай Николаев белән очрашты.  

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Русджам Стеклотара Холдинг» компаниясенең Россиядәге президенты Айдын Ондер белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, "Алабуга" махсус икътисадый зонасы җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев, "Татспиртпром" компаниясе генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов катнаштылар. 

«Гебзе» оешкан сәнәгать зонасы (Төркия) җитәкчелеге Татарстан Республикасында Свияжск мультимодаль логистика үзәге базасында уртак сәнәгать зонасы булдыру вариантларын карый.

Бүген бу хакта сүз Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Гебзе» оешкан сәнәгать зонасы (GOSB) идарәсе рәисе Вахид Йылдырым белән очрашуында алып барылды.    

Очрашу «Гебзе» оешкан сәнәгать зонасы вәкилләренең Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 


13
ноябрь, 2016 ел
якшәмбе

Бүген Казанда ТР Премьер-министры Илдар Халиков «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты фестивалендә «Генерирующая компания» ААҖнә Гран-при тапшырды. Фестивальдә катнашучыларны котлап, Илдар Халиков: «Бу сезнең заман, сезнең җиңүләр һәм сезнең уңышлар» дип билгеләп үтте.

«Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты фестивале Татарстанда 2013 елдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм ТРның «Созвездие-Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә үткәрелеп килә.

Бүген Алабуга районындагы «Тарловка» сынау полигонында «Дакар-2017» ралли-марафонына старт алдыннан «КАМАЗ-мастер» командасының сынау йөрешләре һәм традицион смотры узды. Спортчыларга уңышлар теләргә дип Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде.   

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International