Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Финанс министрлыгының Бюджетара мөнәсәбәтләр департаменты директоры Лариса Ерошкина белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында үтте, анда шулай ук ТР финанслар министры радик гайзатуллин катнашты.
Бүген көннең икенче яртысында Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Раифа Богородицкий ирләр монастыренда булды. Визиты барышында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, архипастырьлар һәм РПЦ руханилары озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бишбалта бистәсендәге янгын каланчасын җимерү эшләрен туктатырга йөкләде.
Рөстәм Миңнеханов Казан мэриясенә, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына, ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына янгын каланчасын җимерү эшләрен туктатырга кушты.
Мәскәү һәм Бөтен Русь патриархы Кирилл Казан Кремлендә ТР Президенты резиденциясендә Татарстан мөселман дин әһелләре белән очрашты. Сөйләшүнең төп темасы - тышкы янауларга һәм терроризмга бергәләп каршы тору.
Бүген көннең икенче яртысында Казан Кремлендә Губернатор сараендагы Ак залда Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әңгәмә кордылар.
Рөстәм Миңнеханов Рус Православие чиркәве башлыгына визиты өчен, вакыт табып килүе өчен рәхмәт белдерде. "Татарстанлылар сезнең визитны бик көттеләр", - диде ул Патриархка.
Бүген Мәрьям-ана иконасы китерелгән урында торгызылучы собор нигезенә истәлекле таш салынды.
Таш һәм киләчәк буыннарга мөрәҗәгать салынган капсуланы салу тантанасын Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл уздырды.
Аңарчы Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Казан Кремленең Благовещенск соборында тантаналы литургия уздырды.
Чара православие бәйрәме – Изге Мәрьям-ана иконасы китерелү истәлеге көненә багышланды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Казанда Татарстан Республикасы Халыклары дуслыгы йортында булдылар.
Анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.
Искәртәбез, Михаил Бабич кичә Казанга эш сәфәре белән Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кириллның Татарстанга визитына бәйле рәвештә килгән иде.
Татарстан Республикасы Халыклары дуслыгы йорты алдында кунакларны гадәттәгечә татар чәкчәге белән каршы алдылар, милли киемнәр кигән балалар кунакларны рус һәм татар телләрендә сәламләделәр.
Бүген Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Галиев мәчетендә, шулай ук әле генә торгызылган тарихи Галиев йортында булды.
Галиев йортында бүген Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте урнашкан.
Михаила Бабичны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, Россиянең югары мөфтие, Россия Федерациясе Мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмыйгуллин озата йөрде.
Бүген, Казан шәһәренә (1579 ел), Изге Мәрьям-ана иконасы китерелү истәлеге көнендә, Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Казан Кремленең Благовещенск соборына литургия уздыру өчен килде.
Благовещенск соборы янындагы скверда Рус Православие Чиркәве башлыгын Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәскәү Патриархиясе митрополиты, Санкт-Петербург һәм Ладога эшләр буенча идарәчесе Варсонофий, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, архипастырьлар һәм РПЦ руханилары каршы алды.
Бүген көннең икенче яртысында Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Татарстан Республикасына рәсми визиты кысаларында Свияжск утрау-шәһәренә барды. Аны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Свияжск Богородице-Успенский ирләр монастыре настоятеле игумен Силуан һәм башкалар озата йөрде.