Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Питрау» керәшен мәдәнияте республика фестивалендә катнашты.
Искәртәбез, фестиваль гадәттәгечә Мамадыш муниципаль районының Җөри авылында 16 июль көнне узды.
Бәйрәм унҗиденче мәртәбә театрлаштырылган тамаша белән башланып китте.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш мунициципаль районына эш сәфәре барышында керәшен мәдәниятенең XVII «Питрау» республика бәйрәмендә катнашачак.
Чара гадәттәгечә Җөри авылында узачак.
Керәшен мәдәниятенең XVII «Питрау» республика бәйрәмен ачу тантанасы театрлаштырылган пролог белән башланып китәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгород өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Түбән Новгород шәһәрендә XVI Федераль Сабантуйда катнашты. Шәрәфле куаклар арасында Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцев, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, Милләтләр эше буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Павел Семенов һәм башкалар.
Бәйрәм буласы урынга килүгә үк Рөстәм Миңнеханов һәм Валерий Шанцев Татарстан Республикасы Түбән Кама мунициципаль районы тарафыннан оештырылган татар утарында булдылар, шулай ук «Осталар шәһәре», «Дуслык бәйләме» кебек төрле тематик мәйданнарны, Түбән Новгород өлкәсе һәм Татарстан Республикасы халык сәнгать һөнәрләре әйберләре күргәзмәләрен карадылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгород өлкәсенә эш сәфәре кыла. Төп максаты – Түбән Новгород шәһәрендә XVI Федераль Сабантуйда катнашу.
Шуңа кадәр Рөстәм Миңнеханов Краснооктябрьский районының Уразовка авылына барды, анда үзәк мәйданда Түбән Новгород өлкәсендә туган татар җырчылары Рәшит Ваһаповка һәм Хәйдәр Бигичевка һәйкәл ачу тантанасы узды. Чарада шулай ук Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцев та катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексында булды. Ул "Яңарыш" фонды ярдәмендә төзелә торган ике объекттагы эш барышы белән танышты.
«Катлаулы икътисадый вәзгыятькә карамастан, без Татарстан Республикасында кулланучылар кооперациясен үстерүне дәвам итәбез, һәм бу эшнең нәтиҗәсе күренеп тора. Бүген Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге – Россия Федерациясенең эре төбәк кулланучылар берлегенең берсе. Ул үз эшчәнлеген киңәйтә, яңа производстволар булдыра, сәүдә һәм әзерләү күләмнәрен арттыра», - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге төзелүгә 100 ел тулуга багышланган тантанада.
Тантана «Корстон»да узды (Казан).
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия кооперация университеты (ККИ РУК) Казан кооператив институтының (филиалы) яңа корпусы нигезенә беренче ташны салды. Чарада шулай ук Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов, Россия кооперация университетының (ККИ РУК) Казан кооператив институтының (филиалы) ректоры Илдар Насретдинов һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марат Җаббаров, Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Региональ үсеш буенча Хөкүмәт комиссиясе составына керде.
Региональ үсеш буенча Хөкүмәт комиссиясе составы турындагы күрсәтмәне (№1452-р) Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев 2016 елның 9 июлендә имзалады.
Комиссия составына федераль башкарма хакимият органнары вәкилләре, федерация субъектлары җитәкчеләре, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары керде.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алексеевск муниципаль районына эш сәфәре барышында Биләр музей-тыюлыгы территориясендәге палаткалар шәһәрчегендә урнашкан V «Сәләт» халыкара яшьләр мәгариф форумы эше белән танышты.
Татарстан Республикасы Президентын ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков, «Сәләт» фонды башкарма директоры Тимур Сөләйманов һәм башкалар озата йөрде.
Интеллектуаль сәләтле балаларның XX юбилей фестивале һәм V «Сәләт» халыкара яшьләр мәгариф форумы 2016 елның 9 июленнән алып 14 июленә кадәр Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән уздырыла.