Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан яшь геологларының III Республика ачык басу олимпиадасын ачу тантанасында катнашты.
Чара Әлмәт мунициципаль районының балаларны савыктыру лагеренда узды.
Тантанада шулай ук Россия Табигать байлыклары һәм экология министры урынбасары – Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык җитәкчесе Евгений Киселев, Россия Энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы экология һәм табигать байлыклары министры Фәрит Габделганиев, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Татарстан Республикасы Президентының нефть тармагы мәсьәләләре буенча консультанты Ренат Мөслимов, Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәһәветдинов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәр күлендәге туризм-ял итү зонасын ачу тантанасында катнашты.
Бу объектны төзүнең барышы һәм территорияне төзекләндерү эшләре турында Әлмәт мунициципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов һәм башка мәртәбәле кунаклар фитнес һәм воркаут буенча дәресләр узучы территорияне карап чыктылар, «Җиләк ярминкәсен» ачуда катнаштылар, «Төсләр фестивалендә» булдылар.
Татарстан Республикасы сәнәгатенең 2016 елның беренче яртыеллыгында эше нәтиҗәләрен бүген республика нефть саммитындагы пленар утырышта ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов хәбәр итте.
Искәртик, Бөгелмә муниципаль районыныж Карабаш поселогында нефть саммиты үтте. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия табигый ресурслар һәм экология министры урынҗасары - Җир асты байлыкларын файдалану буенча федераль агентлык җитәкчесе Евгений Киселев, Россия энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов ёщм башкалар катнашты.
Киләчәктә статусны ныгыту һәм конкуренциягә сәләтне үстерү өчен 2025 елга кадәр «Татнефть» төркемен үстерү стратегиясе формалашкан булырга тиеш. Бүген бу хакта традицион нефть саммитының пленар утырышында (Карабаш поселогы, «Нептун» ял базасы) «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов хәбәр итте.
Саммит эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт мунициципаль районына эш сәфәре кылачак.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәр күлендәге туризм-ял итү зонасын ачу тантанасында катнашачак.
Бүген Әлмәт шәһәр пляжы – республикада, илебездә дә тиңнәре булмаган уникаль ял итү зонасы.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә муниципаль районына эш сәфәре кыла.
Искәртәбез, бүген монда традицион нефть саммиты уза (Карабаш поселогы, «Нептун» ял базасы).
Карабашка килүгә үк Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм башка рәсми затлар озата баруында, кайбер предприятиеләрнең, шул исәптән «Татнефть» ГАҖ, Казан федераль университетының (КФУ), «РИТЭК» АҖнең һәм башкаларның мәгълүмат стендларын карап чыкты. Монда предприятиеләрнең нефть чыгару тармагында файдаланылучы алдынгы технологияләре, шулай ук скважиналарны эксплуатацияләүдәге, яңа ятмаларны эшкәртүдәге, шул исәптән үзлелеге югары нефть чыгарудагы, яңа эшләнмәләр тәкъдим ителгән иде.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Нефть саммитының пленар утырышында катнашты.
Advenira Enterprises компаниясе вәкилләре белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашуда Advenira Enterprises компаниясе производствосын Казандагы "Химград" технополисы территориясендә ачу мөмкинлеге турында сүз барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Петр ис. Санкт-Петербург политехника университеты ректоры, профессор Андрей Рудскиий белән очрашты.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, А.Н.Туполев ис. Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ) ректоры Альберт Гыйльметдинов һәм башкалар катнашты.
Яклар киләчәк стратегик хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Сайпем С.п.А.» АК Италия компаниясенең БДБ һәм Балтия илләре буенча региональ директоры Джанлука Алиотта белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Бохараев, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы берләштерелегән бюджетына салым бурычларын эзләтеп алу мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
Чара барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан Республикасы берләштерелегән бюджетына салым бурычлары бар, шул ук вакытта аларның арта баруы күзәтелә.