Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев ИКОМОС (Халыкара һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау советы) эксперты, Европа советы эксперты, профессор, Демокрит исемендәге Университет докторы, архитектура тарихчысы Алкивиадис Препис белән очрашты.
2016 елда Татарстан Республикасында БДИ буенча уртача балл ун фәннән 2015 ел нәтиҗәләреннән югары. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасына Санкт-Петербурга губернаторы Георгий Полтавченко эш сәфәре белән килде.
«Казан» халыкара аэропортында Георгий Полтавченконы һәм Санкт-Петербург делегациясе әгъзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе вице-премьеры Аркадий Дворкович белән бергәләп, «ИнноКам» территориаль аерымланган инновацион-җитештерү үзәген булдыру концепциясе кысаларында фәнгә һәм инновацияләргә ярдәмнең инфраструктур проектлары буенча киңәшмә уздырды. Чара Иннополис университетында узды, анда шулай ук Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, нефть-газ химиясе тармагы вәкилләре, Татарстанның әйдәүче югары уку йортлары ректорлары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Президент академиясенең җәйге кампусы" V халыкара мәгариф форумында катнашучылар белән очрашты. Чарада шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Россия мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) ректоры Владимир Мау һәм башкалар катнаштылар.
Бүген Татарстанга эш визиты белән Россия Хөкүмзте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Татарстанга визиты кысаларында РФ вице-премьерының Иннополис шәһәрендә "Президент академиясенең җәйге кампусы" V халыкара мәгариф форумында катнашучылар белән очрашуы көтелә.
Татарстан Республикасында 2016 елның 18 июленә 1492 га мәйданнар җыелган, 26,7 тыс. тонн бөртекле ашлык сугылган, уңдырышлылык 36,2 ц/га. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт эшләре барлык мунициципаль районнардагы 804 объектның 830ендә башланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Балтач районының Борбаш авылында IX мөселман балалары «Сабантуе» башланды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмыйгуллин катнашты. Бәйрәмне төп оештыручыларның берсе – Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Республиканың баш казые хәбәр иткәнчә, балалар мөселман Сабан туе 18 яшьтән кечерәк катнашучылар саны буенча киң колач җәя. Быел Татарстан районнарыннан тыш, Ульяновск һәм Киров өлкәләреннән, Башкортстан, Мари Эл, Оренбургтан балалар килгән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ИнноКам» территориаль аерымланган инновацион-җитештерү үзәген булдыру концепциясе кысаларында фәнгә һәм инновацияләргә ярдәмнең инфраструктур проектлары буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Россия финанс министры урынбасары Андрей Иванов катнашында узды.
Видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә республиканың Түбән Кама, Менделеевск мунициципаль районнары, Чаллы шәһәре вәкилләре катнашты.