Бүген Россия Федерациясе Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авария хәлендәге йортлардан гражданнарны күчерү дәүләт программасы кысаларында Казанда төзелә торган М.Гафури урамындагы эконом-класстагы яңа күп фатирлы йортларны карадылар.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, авылга килгән турист гади авыл йортында төн кунып чыкса да ярый. Иң мөһиме – аның авыл мохитен тоюы. Бүген авыл туризмын үстерү мәсьәләсе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ТР эшмәкәрләре белән очрашуында күтәрелде. "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" форматындагы очрашу Казанның “Корстон” комплексында узды.
Чарада Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары, 150 ләп бизнес вәкиле, дәүләт хакимияте органнарыннан 120 вәкил катнашты. Очрашуны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов алып барды.
Бүген Казанда Россия Юристлар ассоциациясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең хисап-сайлау конференциясе узды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры - Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе рәисе Илдар Халиков һәм «Россия Дәүләт экспертизасы баш идарәсе» федераль автономияле учреждениесе җитәкчесе - Россия Юристлар ассоциациясе рәисе Игорь Манылов катнашты.
Татарстан Республикасына эш сәфәре белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов килде.
"Казан" халыкара аэропортында Игорь Шуваловны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Игорь Шувалов белән Рөстәм Миңнеханов Казандагы авария хәлендәге тораклардан халыкны күчерү дәүләт программасы кысаларында эконом-класс торак объектларының төзелешен тикшерергә киттеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия Дәүләт экспертизасы баш идарәсе» федераль автономияле учреждениесе җитәкчесе Игорь Манылов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.
Яклар дәүләт экспертизасы эшчәнлеге өлешендә хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышты, башка темаларга кагылды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның "Лю Гон" компаниясе (КХР) вәкилләре белән очрашуы кысаларында хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сүз барды.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында үтте.
Кунакларны сәламләп Илдар Халиков билгеләгәнчә, соңгы вакытта Кытай компанияләре белән күп төрле эшлекле элемтәләр урнаштырылды. Ул искәрткәнчә, багланышлар бизнес даирәләре һәм Кытай дәүләт органнары вәкилләре белән дә алып барыла. Татарстан Республикасы Кытай провинцияләре белән дә хезмәттәшлек итә, дип билгеләде Илдар Халиков.
Казанда ИФО бинасында IX Бөтенроссия судьялар съезды башланды. Съезд ачылуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Югары суды Рәисе Вячеслав Лебедев катнашты. Форумда шулай ук РФ Югары суды, ИФО Арбитраж суды, ТР Югары суды судьялары, ИФОга кергән округларның гомуми юрисдикция судлары, хәрби һәм арбитраж аппелляция судлары, арбитраж судлары рәисләре һәм судьялары да бар иде.
Бүген ТР Министрлар Кабинеты Президиумы утырышында дәүләт граждан хезмәткәрләре эшчәнлеге нәтиҗәлелегенең төп күрсәткечләрен бәяләү системасын гамәлгә кертү турында фикер алыштылар.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында үтте.
Иртәгә, 2016 елның 10 июнендә, Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Казанга (Татарстан Республикасына) эш сәфәре кылачак.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрүендә Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары республикада «эконом-класс» торак төзелешенең берничә объектында булачак дип көтелә.
Шулай ук Игорь Шувалов «Торак төзү максатларында федераль җир кишәрлекләрен әйләнешкә җәлеп итү турында», «Чимал булмаган экспортка ярдәм чаралары турында», «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» киңәшмәләр уздырачак.
Бүген Казанга эш визиты кысаларында Россия Федерациясе Югары суды Рәисе Вячеслав Лебедев Идел буе федераль округының Федераль арбитраж судының Красносельская урамындагы яңа бинасында булды. Бүгенгә бу – илдәге иң заманча һәм иң зур суд биналарының берсе.