Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме – Россия көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм!
Бу датаны билгеләп үткәндә, Россия дәүләтчелеге тарихына мөрәҗәгать итәбез. Соңгы дистә еллар гаять мөһим һәм уңышлы эшчәнлек чоры булды. Бүгенге көндә без ватанпәрвәрлек бөтен җәмгыятьтә иң әһәмиятле идея буларак танылган бөек тарихлы һәм бай мәдәниятле илдә яшәвебез һәм эшләвебез белән горурланабыз.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында Куба Республикасы Министрлар Советы рәисе урынбасары Рикардо Кабрисас җитәкчелегендәге Куба делегациясе вәкилләре белән очрашты. Очрашу «КАМАЗ» заводы территориясендә узды, анда шулай ук Куба Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Эмилио Лосада Гарсия, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм башкалар катнашты.
Куба делегациясе Чаллыда бер көнлек рәсми эш сәфәрендә. Төп максатлары – Россиянең иң эре машина төзелеш предприятиесе «КАМАЗ» эшчәнлеге белән танышу.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасында инновацион үзәкләрне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Чара «ИТ-парк» -югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта узды.
Киңәшмә эшендә Россия Федерациясе Финанс министры урынбасары Андрей Иванов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы» АҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, «Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры» коомерциячел булмаган партнерлыгы» ассоциациясе президенты, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин һәм башкалар катнашты.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Россия чемпионаты һәм ВТБ Бердәм лигасында көмеш медаль алган Казанның УНИКС командасының тренерларын, уенчыларын һәм җитәкчелеген бүләкләделәр.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков белдергәнчә, ул укыган мәктәптә баскетбол уены беренче спорт төрләре арасында беренче урында торган. Премьер-министр республика Президентының бүген иртәнге планерканы УНИКСка багышлаганын да әйтеп узды.
Татарстан Республикасында 110 мең тонна терлек азыгы берәмлеге әзерләнгән, печән - 50 мең тонна, сенаж - 280 мең тонна. Барлыгы 1 шартлы терлек башына - 1,9 ц терлек азыгы берәмлеге. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Татарстан Республикасында республика шәһәрләре һәм мунициципаль районнары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлык төгәлләнде.
Ике айлык кысаларында Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы һәм Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе бергәләшеп 1 апрельдән 31 майга кадәр төзелеш мәйданчыклары территорияләрендә «Чиста төзелеш» чарасы уздырган. Министр сүзләренчә, 75 мәртәбә кагыйдә бозу ачылган, алар буенча административ беркетмәләр төзелгән. 61 юридик һәм вазыйфаи зат җаваплылыкка тартылган. Штрафларның гомуми суммасы – 2,2 млн. сум. Ачылган 38 кагыйдә бозу бетерелгән.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Бүген Казанда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кремль яр буен йөреп чыктылар.
Россия Президентының яңа МИЗ булдыруны туктату турындагы карары Татарстанга йогынты ясамаячак. Бу хакта Татарстан Президенты РөстәмМиңнеханов, бүген ТР Хөкүмәте йортында РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов үткәргән киңәшмә тәмамлангач белдерде.
"Икътисади зоналар без көткән нәтиҗәне бирмәде. Минем карашка, илдә нәтиҗәле булырлык берничә җитди икътисади зона булдырырга кирәк",- диде Татарстан Президенты. Ул мисал итеп "Алабуга" МИЗ китерде."Бүгенгә 48 резидент, 22 заманча оешма, 100 млрд сумнан артык чит ил инвестицияләре бар. Быел тагын 5-6 яңа завод ачабыз", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
"Иннополис" МИЗ беренче этабы тәмамланды."Бүген 20 гә якын резидентыбыз бар, аларның саны артача
Россия продукциясен чит илләргә чыгару логистикасын үстерү буенча федераль программа эшләргә кирәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чимал булмаган продукцияне читкә чыгару белән кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү чараларына багышланган киңәшмәдә белдерде.
Киңәшмәне ТР Хөкүмәте Йортында Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов үткәрде.
"Бүген безнең товарларны читкә чыгаруны чикләү транспорт чыгымнары зур булуга, чикләүләргә бәйле. Чит илләргә Россия продукциясен чыгару логистикасын үстерү буенча федераль программа эшләргә тәкъдим итәбез. Кайвакыт транспорт чыгымнары продукцияне читкә чыгаруда кыенлыклар тудыра", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанның төрле өлкәләрдә проектларны гамәлгә ашыруда тәҗрибәсе бар, шул исәптән төзелеш өлкәсендә дә. Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов торак төзү өчен федераль җир кишәрлекләрен әйләнешкә кертү мәсьәләләре буенча киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Торак төзелешен үстерүгә ярдәм итү Федераль фонды генераль директоры Денис Филиппов, Россия һәм Татарстан министрлык һәм ведомстволары җитәкчеләре, эре төзелеш компанияләре җитәкчеләре катнашты.