Бүген Казанда Татарстан Республикасы Премьер – министры Илдар Халиков рәислегендә «Татэнергосбыт» ААҖ Директорлар советы уздырылды.
Компания утырышы «Татэнергосбыт» ААҖ Директорлар советы рәисен сайлау процедурасыннан башланды. Бер тавыштан бу урынга Татарстан Республикасы Премьер – министры Илдар Халиков сайланды.
Казанда «Форсаж» картинг-үзәгендә балалар һәм яшүсмерләр өчен ике класс автомобильләрдә картинг буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте Кубогына унберенче мәртәбә ярышлар старт алды.
Киңәшмәдә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
ТР Премьер-министры сүзләренчә, ягып җылыту сезонына тиешенчә әзер булу мөмкинлеге биргән эшләр башкарылган инде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Гарвард бизнес мәктәбен тәмамлаучылар белән очрашты.
Тумышы белән төрле илләрдән һәм дәүләтләрдән, шул исәптән Россиядән булган унөч уңышлы яшь кешене Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге республика дәрәҗәсендәге идарәчеләр делегациясе әгъзалары – ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты Тышкы багланышлар департаменты директоры, республика министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина кабул итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Иннополис коммуналь инфраструктурасын үстерүгә багышланган күчмә киңәшмә уздырды.
Агымдагы ел башланганнан бирле Татарстан нефтьчеләре 8 млн 615 мең тонна нефть чыгарган, бу узган елдагының 104,7 процентын тәшкил итә. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2016 елның беренче кварталында Татарстанның кече нефть компанияләренең эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә шундый саннар игълан ителде. Киңәшмә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, министрлыклар һәм ведомстволар, Татарстаннның кече һәм эре нефть компанияләре җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында «Новые облачные технологии» компаниясе генераль директоры Дмитрий Комиссаров белән очрашты.
Санитар-экологик ике айлык йомгаклары буенча Татарстанда 100 процент санкцияләнмәгән чүплекләр юкка чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы экология һәм табигать байлыклары министры Фәрит Габделганиев сөйләде.
Ул хәбәр иткәнчә, санитар-экологик ике айлык 1 апрельдән 31 майга кадәр үткәрелгән, барлыгы 1817 санкцияләнмәгән чүплек ачылган. Шуларның 93 проценты юкка чыгарылган
Алкоголизм һәм асоциаль яшәү рәвеше – ТРда ятимнәр барлыкка килүнең төп сәбәбе. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында республикада балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен тәэмин итүне яхшырту эшчәнлегенә багышланган брифингта ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина белдерде.