ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Норвегиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очрашты.
Татарстан белән Ростехнадзор арасында системалы һәм конструктив эш урнаштырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте (Ростехнадзор) җитәкчесе урынбасары Александр Рыбас белән очрашуда хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Федерализмның икътисадый, бюджет-финанс һәм салым нигезләре" темасына Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе каршындагы Фәнни-эксперт советы утырышында катнашты.
Чара Мәскәүдә узды, анда Россия регионнары вәкилләре катнашты, шул исәптән Башкортостан Республикасы, Тамбов өлкәсе, Ставрополье крае вәкилләре һәм башкалар.
Утырышта катнашучылар федератив мөнәсәбәтләр өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты.
"Changhong" («Чанхун») Кытай компаниясе генераль директорының инвестицияләр буенча урынбасары Янь Цзюн җитәкчелегендәге вәкиллекле делегациясе бүген “Алабуга” махсус икътисадый зонасында булды. Кунакларны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков озата йөрде.
Changhong" компаниясе – Кытайда иң эре көнкүреш техникасы җитештерүчеләренең берсе.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Чаллыда эш сәфәрендә, анда ул көнкүреш техникасын җитештерүче Кытай компаниясе Changhong вәкилләре белән очрашты.
Илдар Халиков һәм Наил Мәһдиев Кытай кунакларына Чаллы территориясендә мәйданнар алу һәм компания производствосын урнаштыру өстенлекләре турында хәбәр иттеләр.
Changhong вәкилләре Татарстан Премьер-министры һәм Чаллы мэры белән "Чаллы" индустриаль паркында булдылар.
Татарстан Республикасында чәчү эшләре тәмамланган, һәм ул оптималь срокларда һәм сыйфатлы итеп башкарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында санитар-экологик ике айлык кысаларында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы белән Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 1 апрельдән алып 31 майга кадәр төзелеш мәйданнарында «Чиста төзелеш» гамәлләре уздырдылар. 2016 елның 1 апреленә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе барлыгы 75 хокук бозу ачкан. Административ җаваплылыкка 49 юридик һәм вазыйфаи зат тартылган. Бүген бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков нефть-газ химиясе сәнәгате хезмәткәрләрен Химиклар көне белән котлады.
“Хөрмәтле нефть-газ химиясе сәнәгате хезмәткәрләре! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Химиклар көне белән котлыйм! – диелә котлау текстында. – Традиция буенча без майның соңгы якшәмбесендә нефть-газ химиясе комплексы хезмәткәрләренең казанышларын билгеләп узабыз, тармак эшенә нәтиҗә ясыйбыз, ветераннарны хөрмәтлибез, галимнәрне тыңлыйбыз, укучыларга – булачак химикларга киңәшләр бирәбез”.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне рус фольклор бәйрәме – Каравон белән тәбрик итәм!
Татарстанда үткәрелүче милли бәйрәмнәр мозаикасында ул иң күркәм җәүһәрләрнең берсе булып санала. Бүген Каравонга безнең республикадан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә күпләгән җырчылар һәм иҗат коллективлары җыела. Бу безне тагын да якынлаштыра, рухи яктан баета. Әлеге кояшлы бәйрәм Татарстанның милли-мәдәни тормышы елъязмасына яңа матур битләр өстәр дип ышанам.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Свердловск өлкәсе Сабантуй бәйрәмендә дәрәҗәле кунак булды.
Өлкә Сабантуй бәйрәме Сысерть районының Кадниково авылында ("Белая лошадь" ат-спорт комплексы территориясе) узды.
Үзенең сәламләү сүзендә Свердловск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе Денис Паслер өлкәдә 160 милләт вәкиле яши, дип белдерде.