Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков Пакистан Ислам Республикасы Дәүләт министры, Пакистан Сәүдә министрлыгы каршындагы Сәүдәне үстерү идарәсенең башкарма директоры Шәех Мөхәммәт Мөнир җитәкчелегендәге Пакистан Ислам Республикасының рәсми делегациясе белән очрашуы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дрезденда кайбер инновацион сәнәгать компанияләре эшчәнлеге белән танышты.
EAST-4D Carbon Technology GmbH компаниясе Дрезден Техник университетын тәмамлаучылар тарафыннан нигезләнгән. Предприятие, 4D технологиясен кулланып, җепспел композицион материаллардан продукция эшләү, проектлау, дизайнын ясау һәм җитештерү белән шөгыльләнә.
Саксония компанияләренең Россия базарына керү өчен Татарстанны старт мәйданчыгы итеп сайлап алулары безнең өчен кызыклы. Татарстан үзара файдалы нигездә хезмәттәшлек өчен ачык һәм багланышларны үстерергә әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Саксония – Татарстан» икътисадый форумын ачканда хәбәр итте.
Форум Дрезденда Татарстан Президентының Германиягә эш сәфәре кысаларында (2016 елның 1–3 июне) «Редиссон» кунакханәсенең конференц-залында узды.
Форумда катнашучылар сәламләү сүзе белән Саксония дәүләт икътисад, хезмәт, транспорт министрлыгының статс-секретаре Штефан Брангс мөрәҗәгать итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дрезденга (Германия) эш сәфәре кысаларында Eberspächer Exhaust Technology Wilsdruff GmbH & Co. KG компаниясендә булды.
Компания автомобильләрдән чыгучы газларны бетерү өчен заманча югары технологияле системалар, евро-катализаторлар җитештерү белән шөгыльләнә.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков «Bosch» иминлек системалары» компаниясе башкарма вице-президенты Роберт Мулац җитәкчелегендәге «Bosch» немец компаниясе делегациясе белән очрашты.
Очрашу барышында Роберт Мулац «Аэрофлот» авиакомпаниясе тарафыннан 17 июньдә Казан – Франкфурт – Казан маршруты буенча турыдан-туры даими рейслар ачылуга шат булуын белдерде һәм, бу Россия-Германия хезмәттәшлеге өчен яңа мөмкинлекләр ачачак, диде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дрезденда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичәдә катнашты.
Чара «Германия-Россия мәдәният институты» иҗтимагый оешмасының Камера залында узды.
Искәртәбез, Татарстан Президенты Германиягә өч көнлек (2016 елның 1–3 июне) эш сәфәре белән килде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германия Федератив Республикасына эш сәфәре белән килде.
Искәртәбез, өч көнлек (2016 елның 1–3 июне) эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Германиянең Саксония һәм Тюрингия регионнарында булачак.
Немец җирендә Татарстан Республикасы Президенты булачак беренче шәһәр – Дрезден.
Дрезден халыкара аэропортына клеп төшүгә үк Рөстәм Миңнеханов Германия-Россия мәдәният институтына юнәлде, анда бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган тантаналы кичә уза.
“16 ел буе сезнең иҗатыгыз һәм тырышлыгыгыз белән бу конкурс безнең республиканы бизи”, - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры
Татарстан Президентына спорт-тернәкләнү комплексын һәм тулай торак йортын күрсәттеләр.
Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Имәнлек» экопаркы» торак комплексында ике телле «Бала-Сити» балалар бакчасын ачуда катнашты.
Чарада шулай ук ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы мәагриф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, шәһәрнең Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин һәм башкалар катнашты.