ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең гомуми җыелышында катнашты, ул РФ Тышкы эшләр министрлыгында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Зәй һәм Әлмәт районнарында язгы чәчү эшләре барышы белән танышты. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде. 

Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сарман муниципаль районына барды. Төп максат - язгы чәчү эшләре барышы белән танышу. ТР Президентын ТР Премьер-министры урынбасары - азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов һәм Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин озата йөрделәр. Өстән очып караганнан соң, Рөстәм Миңнеханов хуҗалыклар һәм авыл башлыклары белән очрашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. 

Агымдагы елның беренче кварталына йомгаклар ясалды һәм май аена бюджет расланды. 

"Татнефть" ГАҖ нең 2015 елда финанс-җуңалык эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылды. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Латвия Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Астра Курме җитәкчелегендәге Латвия рәсми делегациясе белән очрашты. 

Очрашу Казан Кремлендә узды. Татарстаннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм бизнес вәкилләре катнашты. 

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Сахалин өлкәсе Хөкүмәте рәисе Вера Щербина белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды. Анда Татарстаннан ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Премьер-министры ярдәмчесе Назил Насыйбуллин, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Шри-Ланка Демократик Социалистик Республикасының Оборона министрлыгы җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ генераль директоры, “М.Горький исемендәге  Яшел Үзән заводы” ААҖ генераль директоры Ренат Мистахов катнашты.


24
апрель, 2016 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәген йөреп чыкты. 

Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар озата йрде. 

Төп юл Островский урамы аша үтте. 


23
апрель, 2016 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Игелеклек. Мәхәббәт. Кайгыртучанлык" мактау ордены белән бүләкләнде. ТР Президенты, үз чиратында, РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкил Павел Астаховка "Дуслык" орденын тапшырды.

Бүген Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Созвездие-Йолдызлык" XVI республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең гала-концерты булды. «Созвездие-Йолдызлык» фестивале Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе химаясендә уза. Менә инде 16 нчы ел рәттән яшь талантларның иң маһирлары республикакүләм фестивальнең йомгаклау концертында катнашу бәхетенә ирешә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле Павел Астахов гала-концертның мәртәбәле кунаклары булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International