Өлешкә кереп торак төзүдә алданганнарга бәйле проблеманы хәл итү һәм киләчәктә бу төр хокук бозуларга юл куймас өчен, Татарстанда чит илләр тәҗрибәсе өйрәнелә.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте. Аның сүзләренчә, республикада “өлешче”ләргә бәйле проблема бүген иң җитди һәм катлаулы мәсьәләләрдән санала.
2015 елда Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары хезмәткәрләре саны 5 процентка кимегән.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте. Аның сүзләренчә, кыскарту бурычы, икътисади вазгыятькә бәйсез рәвештә, ел саен диярлек куела, шуңа Татарстан өчен бу кризиска каршы юнәлтелгән чара түгел.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониянең Россия Федерациясендәге илчелеге миссиясенең башлыгы урынбасары Хитоси Озава белән очрашты. Очрашу барышында яклар хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр турында фикер алыштылар. Аерым алганда, төзелеш, авыл хуҗалыгы, медицина, автомобильләр сәнәгате һәм башка өлкәләрдә мөмкинлекләр ассызыкланды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасының Менделеевск муниципаль районына эш сәфәре кыла. Ул аммимак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча "Аммоний" комплексын эшләтеп җибәрүгә багышланган тантанада катнашты.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кылачак.
Сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов йөк автомобильләре өчен автокомпонентлар җитештерү заводында («Ростар» ФҖБ ҖЧҖ) булачак, КФУның (Чаллы филиалы) Инжиниринг үзәге эшчәнлеге белән танышачак һәм капиталь ремонттан соң тулай торакларның берсен караячак дип көтелә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Менделеевск муниципаль районына эш сәфәре кыла. Визитның төп максаты - аммиак, метанол һәм карбамид җитештерү буенча "Аммоний" яңа комплексын эшләтеп җибәрүгә багнышланган тантаналы чарада катнашу.
Бүген Казанның Җиңү паркында Ватанны саклаучылар көне хөрмәтенә тантаналы митинг узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Эльмира Зарипова, сугышчан хәрәкәттә катнашкан ветераннар, укучылар, “ТР студентлар лигасы”, “Яшь гвардия” иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
Бүген Казан Кремлендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды.
Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һ.б катнашты.
Татарстан Президенты бирегә җыелучыларны Ватанны сакаучылар көне белән котлады. Аның сүзләренчә, бу көн “Ватанга бурыч һәм хезмәт итү буенча тугрылык символы”.
«Бердәм Россия» яшь гвардиясе» Татарстан бүлеге яшьләр республика тормышында активрак катнашсын өчен алшартлар формалаштыра. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» яшь гвардиясе» Татарстан бүлеге активы белән очрашудан соң Иннополиста журналистлар белән әңгәмәсендә хәбәр итте.