Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Лениногорск районындагы янгында һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашты һәм җирле үзидарә органнарының һәм социаль хезмәтләрнең уйланылмаган гамәлләренә катгый бәя бирде.
Торак төзелеше программасы белән Татарстанда 2016 елда гомуми мәйданы 2,401 млн.кв. м. торак төзү планлаштырыла. Мондый мәгълүмат бүген яңа елда беренче видеоконференцэлемтә режимында узган республика киңәшмәсендә хәбәр ителде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов үзенең докладында белдергәнчә, 2015 ел нәтиҗәләре буенча республикада 2 млн. 405,5 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган. План 100,2%ка үтәлгән.
Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!
Сезне ихластан Раштуа бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм!
Бу нурлы бәйрәмгә кешеләр элек-электән рухи пакълек, мәрхәмәт, бәхет һәм иминлеккә ирешү белән бәйле иң якты өметләрен баглаган. Коткаручының дөньяга килүе – бөек сер. Әлеге серне белүгә ирешкән христианнарның бакыйлыкка инануы, хакыйкатькә омтылышлары һәм якыннарына карата ихлас ярату хисе ныгыганнан-ныгый бара.
Яңа ел каникулларында мәктәп яны лагерьларында 13 меңнән артык бала ял итә ала. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәмәтов сөйләде.
“Безнең төп бурыч – бәйрәмнәрдә балаларның ялын файдалы оештыру”, - дип ассызыклады ул.
1-4 гыйнварда Татарстан музейларында 45 меңнән артык кеше булды. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында брифингта республика мәдәният министры Айрат Сибагатуллин сөйләде.
1-10 гыйнварда Татарстанның дәүләт театр-тамаша учреждениеләрендә Яңа елга багышланган балалар тамашалары һәм спектакльләр уза, дип сөйләде ул. Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланганчы, барлыгы 314 чара планлаштырылган, шул исәптә балалар өчен – 241.
Бүген Казанда Татарстанның танылган хәйриячесе, 80нче яшендә мәрхүм булган Әсгать ага Галимҗанов белән хушлаштылар. Бу хушлашу чарасы 4 гыйнварда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Мәдәният үзәгендә узды.
Әсгать Галимҗановны соңгы юлга озатырга Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Республика Хөкүмәте әгъзалары, ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы, Казан шәһәре Думасы вәкилләре, иҗтимагый оешмалар, мәгариф һәм социаль өлкә учреждениеләре вәкилләре килгән иде.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Өйләребезгә яраткан Яңа ел бәйрәме керә. Гадәттәгечә, без аңа нәтиҗә ясыйбыз һәм киләчәккә күз салабыз.
Үтеп баручы ел зур вакыйгалары һәм казанышлары белән истә калыр.
Илебез белән бергә барыбыз өчен әхлакый ориентир булып калучы Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үттек.
Республика Президентын һәм муниципаль депутатларны сайлаулар нәтиҗәләре җәмгыять бердәмлегенең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтте.
Бүген Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов SPEC компанияләр төркеменең яңа заводы эшчәнлеге белән танышты.
Аны заводка SPEC комапнияләр төркеме хуҗасы Зәфәр Әль Шәйх әфәнде чакырган иде.
Яңа производство Дубайдагы «Җәбәл Али» ирекле икътисадый зонасы территориясендә урнашкан.
Казанның Идел буе районындагы М-14 микрайонында социаль ипотека республика программасы буенча төзелгән 89 фатирга исәпләнгән беренче йорт файдалануга тапшырылды.
Анда яшәүчеләрне өй туе белән бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Казан мэры Илсур Метшин котлады. Алар шулай ук микрорайонда төзелгән беренче яңа балалар бакчасы бинасын карады.
Илдар Халиков һәм Илсур Метшинны Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары хакимият башлыгы Андрей Лобов, подрядчы оешма – “Ак таш” ҖЧҖ директоры Газинур Әхмәтов озата йөрде.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышны ТР Премьер-министры, компаниянең Директорлар советы рәисе Илдар Халиков уздырды.
Анда катнашучылар 2016 елга компаниянең бюджеты һәм “Алкоторг” компаниясенең эшчәнлеге турында фикер алыштылар.