Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары уку йортлары ректорлары белән очрашты. Чара Казан федераль университетында узды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыкалаганча, бүген тулаем югары мәктәп системасында һәм КФУда барган үзгәрешләр уңай тәэсир калдыра.
Казан (Идел буе) федераль университетында медицина белемен үстерү һәм университет клиникасын булдыру турында бүген югары уку йортының попечительләр советында фикер алыштылар, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм башкалар катнашты.
Бүген көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Федераль Университетның медицина объектларын карады. Программаның беренче пункты Волков урамындагы РКБ-2 булды. Күптән түгел биредә төзекләндерү эшләре тәмамланды. КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры Андрей Киясов хәбәр иткәнчә, бүген университет клиникасында диагностика, дәвалау һәм реабилитацияләү өлкәсендә алдынгы тикшеренүләрне трансляцияләү аша сәламәтлек саклау сыйфатын арттыру юнәлешендәге трансляцион медицина үстерелә.
Иннополис шәһәрендә социаль һәм ТКХ объектлар төзелеше барышы белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР премьер-министр урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Хәнифов, "Иннополис" МИЗ" ААҖ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2014 елга игенчелек, терлекчелек һәм җитештерү нәтиҗәлелеге буенча Татарстан Республикасы районнарының һәм авыл хуҗалыгы берәмлекләренең рейтингын тәкъдир итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә авария хәлендәге йортлардан күчерелүче гражданнарга торак төзелешенә җитдирәк игътибар итәргә һәм гражданнар өлешләп инвестицияләр кертеп төзелүче объектларны тәмамлау эшләрен контрольдә тотарга өндәде.
Киңәшмә республиканың муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды, торак һәм социаль объектлар төзү буенча республика программасын гамәлгә ашыруга багышланды.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чиновникларга бүләкләрне кабул итү һәм бүләк бирүне тыйды
Без киләчәктә дә Татарстан Республикасы автомобиль спортына ярдәм итәргә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елгы Татарстан Республикасы авто-спорт сезонына йомгак ясау буенча традицион тантанада хәбәр итте. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы Автомотоспорт федерациясе президенты Иван Егоров, Татарстан Республикасы автоспорт пилотлары һәм ветераннары катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында 2015 ел нәтиҗәләре буенча ТР Хөкүмәтенең сыйфат өчен премиясен алуга XI республикакүләм конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурс лауреатларына һәм дипломантларына бүләкләрне ТР Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә бүген Республика “Йолдызлык” фестиваль хәрәкәтенә ярдәм буенча ТР Президенты каршындагы Совет утырышы узды. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында үтте. Анда шулай ук ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, “Йолдызлык” иҗади талантлы балаларга һәм яшьләргә ярдәм буенча республика үзәге директоры Дмитрий Туманов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.