ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Казан ратушасында Татарстанның туризм өлкәсе алдынгылары хөрмәтләнде. Аларны бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Чарада туриндустрия предприятиеләре, туризм өлкәсендә белем бирә торган уку йортлары, туризм инфраструктурасы оешмалары вәкилләре катнашты.

Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанга 85 меңләп турист килүе көтелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов хәбәр итте.

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм «Газпром газ-мотор ягулыгы» генераль директоры Михаил Лихачев Татарстан Республикасында сыекландырылган табигый газ комплексы (КСПГ) һәм криоген ягулык салу  станцияләре челтәре (криоАЗС) төзү турындагы килешүгә имза салдылар.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Гарвард университетының икътисад профессоры Кеннет Рогофф дәүләт хакимияте органнарының җитәкче хезмәткәрләре өчен лекция укыды.

Лекция хәзерге финанс һәм геополитик шартларда икътисадның актуаль мәсьәләләренә багышланды. 

Лекцияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә тыңлады.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә Галиев мәчетенең тантаналы ачылуында катнашты. Чара Мәүлид-ән-Нәби бәйрәме кысаларында узды. 


21
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында су саклау зоналары елы кысаларындагы чараларга 1 млрд. сум каралган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов үтеп баручы елның 2015 елга алдан ясалган йомгаклар турында кыскача гына хәбәр итте, шулай ук журналистлар сорауларына җавап бирде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. 

Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа ел алдыннан мондый чаралар гадәтигә әверелә.

Үтеп баручы 2015 ел йомгаклары турында сөйләгәндә, Татарстан Президенты белдергәнчә, билгеле бер кыенлыкларга карамастан, сәнәгать  продукциясе күләмнәре буенча республика үткән елгы дәрәҗәдән алгарак китте, социаль өлкәдәге барлык йөкләмәләр үтәлгән, төп капиталга  инвестицияләр күләме буенча күрсәткеч үткән елгы дәрәҗәдән артып китә.   

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел елгасының яр буе линиясе янындагы территорияне үстерү турында проектны эшләүчеләр белән сөйләште. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Бүген Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьминга югары дәрәҗәдәге белгечлеге, Татарстан дәүләт хакимияте органнарында нәтиҗәле эше һәм массакүләм матбугат чаралары үсешенә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды. 

Бүләк тапшыру бүген ТР Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән гадәттәге очрашуы кысаларында үтте. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, Андрей Кузьмин бүген "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры итеп билгеләнгән. 

Татарстан 2-3 елда энергетика базарындагы вәзгыятьне кискен үзгәртәчәк, дип ышана ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта ул бүген ТЭЦ-1 дә ПГУ-230 МВт төзелеше урынына истәлекле билге кую тантанасында белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International