Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Гебзе» (Төркия) сәнәгать зонасы идарәсе рәисе Вахит Йылдырым белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасының Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Һашигуллин һәм башкалар катнашты.
Әңгәмәнең төп темасы – Татарстан территориясендә уртак махсус икътисадый зона булдыру.
Татарстан территориясендә салым керемнәре, 1990 ел белән чагыштырганда, 100 тапкыр арткан. Россия Салым федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе Идел буе федераль округында салым түләүләре җыю буенча беренче урынны һәм Россиядә алтынчы урынын били, ә эшчәнлекнең нәтиҗәлелек күрсәткечләре буенча иң нәтиҗәле территориаль салым органнары исәбенә керә. Бу хакта Россия Салым федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин РФ Салым органнарының 25 еллыгына багышланган матбугат конференциясендә белдерде.
Бүген “Казан” халыкара аэропортында матәм митингы узды, ул Боинг-737 самолеты һәлакәтенә багышланган иде. Бу чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рәфис Хәбибуллин, республика министрлыклары һәм ведомство вәкилләре, һәлак булучыларның туганнары катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндиягә эш сәфәре кысаларында «Эврика» (Heureca) мәгариф һәм технологияләр үзәгендә булды.
«Эврика» (Heureca) мәгариф һәм технологияләр үзәге – Финляндиянең иң популяр рекреацион объектларыннан берсе һәм бөтендөньяда популяр фәнни үзәк. «Эврика» 1989 елның 28 апрелендә гади кешеләр өчен ачылган һәм шул елны ук анда 430 000 кеше булып киткән.
Рөстәм Миңнехановка үзәкне булдыру тарихы турында, интерактив экспозицияләр һәм фундаменталь фәннәргә багышланган башка аттракционнар турында сөйләделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында Хельсинкида Финляндия Республикасы Президенты Саули Ниинистё белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Финляндия Президентына очрашу өчен һәм тулаем әлеге визит барышында Финляндия җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинкида Тekes финанс технологияләр һәм инновацияләр агентлыгы (Финляндия) җитәкчелеге белән очрашты.
Тekes агентлыгы 1983 елдан бирле эшли, ул - Финляндиядә тикшеренүләр, эшләнмәләр һәм инновацияләр өлкәсендә эшчәнлекне финанслаучы дәүләт оешмасы.
Тekes илнең инновацион предприятиеләре һәм фәнни-тикшеренү оешмаларына юнәлдерелүче финанс чараларны бүлү өчен җавап бирә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинкида Аалто (Aalto) университетында булды
Аалто университеты төрле фәннәр арасында үзара хезмәттәшлек нәтиҗәсендә уникаль санала. Әйдәүче юнәлешләр – фән һәм технологияләр, бизнес, шулай ук дизайн һәм архитектура. Аерым алганда, Аалто университетының бизнес мәктәбе Финляндиядә әйдәүче санала.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Иминлек Советының транспорт иминлеге буенча ведомствоара комиссиясе утырышын уздырды.
Илдар Халиков искә төшергәнчә, 2015 елның 14 ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстанның хокук саклау органнары җитәкчеләре белән Координацион киңәшмә һәм ТР Террорчылыкка каршы комиссиянең уртак утырышы узды, анда транспорт инфраструктурасы объектларын һәм куркыныч объектларны террорчылыктан саклауны көчәйтү буенча йөкләмәләр бирелде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинкида "ЮИТ" концерны президенты Кари Каунискангас белән очрашты.
Искәртик, Рөстәм Миңнеханов ике көнлек визит белән Финляндия башкаласында.
Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, "ЮИТ" компаниясе - Татарстанның күптәнге һәм ышанычлы партнеры.
"Сезнең компания Татарстандагы күп санлы социаль һәм торак объектлар төзелешендә катнашты", - дип билегләде Татарстан Президенты. Ул "ЮИТ" компаниясе белән алга таба да хезмәттәшлек итүгә өметен белдерде.
Татарстан Республикасы Финляндия бизнесын һәм капиталын Татарстанга җәлеп итәргә тели һәм үзара файдалы багланышларны үстерүгә шат булачак.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан-Финляндия бизнес-форумы барышында хәбәр итте, форум Хельсинкида Россиянең Финляндиядәге Сәүдә вәкиллеге мәйданчыгында узды.
Форумда Россия һәм аның төбәкләре белән эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерергә һәм ныгытырга теләүче Финляндия бизнесы вәкилләре катнашты.