Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндиядә татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.
Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Финляндия башкаласы Хельсинкига ике көнлек эш визиты белән килде.
Барлыгы чарада татар җәмәгатьчелегенең йөздән артык вәкиле катнашты. Әңгәмә татар телендә барды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген кич Финляндия Республикасына ике көнлек эш визиты белән килде (2015 елның 15-16 ноябрьләре). Рөстәм Миңнеханов Финляндия башкаласы Хельсинкида берничә эшлекле очрашу һәм сөйләшүләр уздырыр дип көтелә. Аерым алганда, Финляндия Республикасы Президенты Саули Ниинистё белән очрашу планлаштырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Террорчылыкка каршы көрәш комиссиянең һәм Татарстан хокук саклау органнары җитәкчеләренең координацион киңәшмәсенең уртак утырышы уздырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Париждагы террористик актлар сериясенә бәйле рәвештә Франция Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жан Морис Риперга кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.
Шикәр чөгендерен алу һәм эшкәртү темплары турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Ел азагына кадәр Татарстанда 253 мең граждан яшәячәк гомуми мәйданы 6 млн. кв. метр булган 1029 күп фатирлы йорт ремонтлап бетереләчәк.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ВТБ 24 банкы президенты - идарә рәисе урынбасары Вячеслав Воробьев белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары – бүлекчә идарәчесе – РФ Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе ТР буенча Милли банкы башлыгы Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия вертолетлары" АҖ генераль директоры Александр Михеев белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда "Россия вертолетлары" АҖ генераль директоры урынбасары Вячеслав Козлов, "Россия вертолетлары" АҖ генераль директоры урынбасары - "Казан вертолетлар заводы" ГАҖ генераль директоры Вадим Лигай һәм башкалар катнашты.
Бүген Казандагы “Корстон” комплексында Гомумроссия Муниципаль берәмлекләр конгрессының пленар утырышы булды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Гомумроссия Муниципаль берәмлекләр конгрессы Президенты, РФ Дәүләт Думасының Федератив корылыш һәм җирле үзидарәләр мәсьәләләре комитеты рәисе Виктор Кидяев, РФның 82 төбәгеннән Муниципаль берәмлекләр советлары башлыклары, шул исәптән ТР Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров һ.б. рәсми затлар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рубин» футбол клубы уенчысы Гёкдениз Карадениз белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.