«Сименс» комапниясенең Татарстанга визиты – безнең проектларның билгеләнгән планнар нигезендә гамәлгә ашырылуын таныклаучы факт. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сименс» компаниясенең Россиядәге һәм Үзәк Азиядәге президенты, «Сименс АГ» вице-президенты Дитрих Меллер белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ТАИФ" компанияләр төркеменең Түбән Камадагы предприятиеләре активының гомуми җыелышында катнашты. Чарада шулай ук Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин да катнашты. "ТАИФ" ААҖ 25 еллыгына багышланган чаралар кысаларында узган җыелышта "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ, "ТАИФ-НК" ААҖ һәм "ТГК-16" ААҖ хезмәткәрләре бар иде.
Түбән Камада гамәлгә куела торган проект - нефтьнең авыр калдыкларын тирәнтен эшкәртү комплексы революцион проект булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Түбән Камага эш сәфәре нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясендә белдерде.
Искәртеп үтик: бүген ул Түбән Камага эш сәфәре кысаларында төзелеп килгән нефтьнең авыр калдыкларын тирәнтен эшкәртү комплексында булды. Әлеге стратегик инвестицион проектны "ТАИФ-НК" ААҖ ("ТАИФ" компанияләр төркеме) тормышка ашыра.
Хәзергә комплекс төзелеше актив бара, аны 2016 елның IV кварталында эшләтеп җибәрү планлаштырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада яңа күп катлы йортларга күчү тантанасында катнашты (47 нче микрорайон, Фикрәт Табиев урамы).
Фикрәт Табиев урамындагы 9 нчы йортка күчү тантанасында шулай ук Түбән Кама мэры Айдар Метшин, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ Директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин һәм шәһәр, предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында төзелеп килгән нефтьнең авыр калдыкларын тирәнтен эшкәртү комплексында булды. Искәртәбез: әлеге стратегик инвестицион проектны "ТАИФ-НК" ААҖ ("ТАИФ" компанияләр төркеме) тормышка ашыра.
Бүген Түбән Камада «ТАИФ-НК» ААҖнең бензин заводында "Евро-5" стандартлы бензин сәнәгый җитештерелә башлады. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Түбән Кама муниципаль районы һәм Түбән Кама каласы башлыгы Айдар Метшин, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов катнашты. "ТАИФ-НК" РФ Хөкүмәтенең "Автомобиль һәм авиация бензинына, реактив двигательләр өчен дизель һзм судно ягулыгы һәм мич мазутына таләпләр турында"гы техник регламенты кабул ителгәнче үк "Евро-5" стандартлы бензин җитештерә башлый. Шул ук вакытта заводта түбәнрәк класслы бензин чыгару тулысынча туктатылачак.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы уздырылды.
Тантанада шулай ук ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, ТР Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев, ТР Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев, ТР Композиторлар берлеге рәисе урынбасары Резедә Ахиярова һ.б. катнашты.
Бүген Россиядә эчке эшләр органнары хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәм хөрмәтенә Казандагы "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Артем Хохорин җитәкчелегендә тантаналы чара узды.
"Граждан өчен полиция формасы кигән кеше хакимият, закон һәм гаделлекне гәүдәләндерә. Сезнең эшегез һәрвакыт намус, батырлык һәм чын күңелдән бирелеп эшләү символы булып торды. Шәһәр урамнарында тәртип, гражданнар тынычлыгы, аларның куркыныч янамавына ышанычы нәкъ менә сездән тора", - диде Рөстәм Миңнеханов, эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен котлап.
«Хальдор Топсе» компаниясе – Татарстанның стратегик партнеры, һәм без сезнең белән киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә телибез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Хальдор Топсе» компаниясе президенты Бъерне Клаусен әфәнде белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.