Без Кытай компанияләренең Россиягә кергәндә старт мәйданчыгы итеп безнең республиканы сайлавын телибез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Сычуань провинциясе (КХР) эшлекле даирәләре катнашындагы форумда хәбәр итте. Чара Рөстәм Миңнехановның Чэнду шәһәренә эш сәфәре кысаларында (КХР) узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чэнду (КХР) шәһәренә килде.
Эш программасы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты берничә рәсми очрашу планлаштыра, аерым алганда, Сычуань Провинциясе Губернаторы Вэй Хун белән.
Әлегә илебезнең дини мәгарифе һәм руханиларны әзерләү дәрәҗәсе гамәлдәге өндәүләрне уңышлы үтәргә мөмкинлек бирми, шуңа күрә бүген безнең бурыч – Россия өчен традицион исламны ныгыту буенча Россия мөселманнары руханиларын берләштерерлек һәм абруйлы чит илләр галимнәренең позицияләрен ныгытырлык эре фәнни, белем бирү һәм рухи үзәк булдыру. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Болгарда "Мөселман дини тәгълиматы: милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгы" халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында чыгыш ясаганда хәбәр итте.
Бүген Түбән Камада "Россия Федерациясендә углеводород чималын тирәнтен эшкәртүне үстерү" дигән ике көнлек халыкара фәнни-гамәли конференция башланды. Ул "ТАНЕКО" нефть эшкәртү комплексы проектының 10 еллыгына багышлана.
Форумның пленар эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында General Electric компаниясе вице-рәисе Джон Райс белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты.
Бүгенге катлаулы шартларда без Татарстанның үз кешеләрен югары сыйфатлы продукция белән тәэмин итә алуын исбатладык. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көненә багшыланган тантаналы чарада хәбәр итте. Казанның «Корстон» КККда узган тантанада ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Әзәрбәйҗан Республикасының гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министры Кәмаледдин Гейдаров, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, республиканың АСК вәкилләре катнашты.