Бүген Лаеш муниципаль районында логистик үзәк һәм соклар җитештерү буенча завод төзелеше инвестиция проектын тормышка ашыра башлауга багышланган тантаналы чара булды. Төзелеш мәйданчыгы Сокуры авылыннан ерак түгел урнашкан. Әлеге инвестицион проектны Әзәрбәйҗанның Benkons Group компаниясе тормышка ашыра.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның "Turenscape" архитектура бюросы президенты, доктор Конгжан Ю белән очрашуда Кабан күле яр буйларын үстерү концепциясен раслады.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, "Turenscape" бюросы вәкиле Стенли Лунг, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов лин-технологияләр өлкәсендә студент-белгечләр арасында I Бөтенроссия сакчыл җитештерү олимпиадасында катнашучылар белән очрашты. Конкурс «Сакчыл җитештерү. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм югалтуларны киметү» II халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Чаллы шәһәрендә «КАМАЗ» ҖАҖ двигательләр заводы мәйданчыгында узды.
Олимпиада «КАМАЗ» ҖАҖ һәм КНИТУ ярдәме белән оештырылды. Анда Татарстаннан, Удмуртиядән һәм Түбән Новгород өлкәсеннән 47 студент катнаша.
Татарстан Республикасы - сакчыл җитештерүне кертү өчен иң уңышлы мәйданчыкларның берсе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм сакчыл җитештерү" II халыкара фәнни-гамәли конференциясендә белдерде. Чара Чаллыда “КАМАЗ” ГАҖнең двигательләр заводы территориясендә узды. Конференция эшендә шулай ук РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Транспорт һәм махсус машина төзү департаменты директоры урынбасары Вячеслав Бурмистров, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, халыкара лин-тренерлар, Татарстан һәм Россиянең эре предпритиеләре җитәкчеләре катнаша.
Бүген Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Indigo Capital Partners» фондына нигез салучы һәм аның идарәче партнеры Петр Жуков һәм «Когнитив технологияләр» компанияләр төркеме президенты Ольга Ускова белән очрашу уздырды. Очрашу «Сакчыл җитештерү. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм югалтуларны киметү» II халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Токиода «Аммоний» ААҖ комплексын төзүнең генераль подрядчиклары гарантия сынауларын тәмамлау турында акт тапшырдылар. Акт тапшыру Рөстәм Миңнехановның төзелеш- монтаж эшләрен башкаручы компанияләр җитәкчеләре белән очрашуы кысаларында узды.