Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Алабуга» махсус икътисадый зонасының Күзәтчелек советы утырышы узды. Утырышта потенциаль резидентларның яңа дүрт проекты һәм гамәлдәге резидентның инвестицияләрен арттыру мәсьәләсе каралды һәм хупланды. Яңа проектларның гомуми суммасы 12,6 млрд. сум тәшкил итә.
Бүген Харбинда (КХР) Икенче Россия-Кытай ЭКСПО кысаларында Татарстан-Кытай агросәнәгать комплексын үстерү фонды булдыру һәм Татарстан Республикасы территориясендә агросәнәгать җитештерүен интеграцияләү проектын гамәлгә ашыру турында килешү имзаланды. Тантана Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Jinggong International Group Co. LTD компаниясе президенты Лю Хуаньлин җитәкчелегендәге Кытай эшлекле даирәләре белән очрашуы кысаларында узды.
Регионара хезмәттәшлек үсеше - стратегик Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен ныгытуда ышанычлы чара. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозинның һәм КХР Дәүләт советы вице-премьеры Ван Янның Россия һәм Кытай регионнары һәм компанияләре җитәкчеләре белән очрашуында белдерде. Очрашу Харбинда (Кытай) Икенче Россия-Кытай ЭКСПО кысаларында узды.
Хэйлунцзян провинциясе компанияләре Татарстанда җитештерүләрен урнаштырсалар, без шат булабыз. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хэйлунцзян провинциясе губернаторы Лу Хао белән очрашуда белдерде. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Харбин шәһәренә (КХР) эш визиты кысаларында узды. Визитның төп максаты - Икенче Россия-Кытай ЭКСПОда катнашу.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әнкарадагы террористик актка бәйле рәвештә Төркия Президенты Рәҗип Тайип Эрдоганга кайгыларын уртаклашу телеграммасын юллады.