ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Россия реставрацияләүчеләрнең уңышлары белән хаклы рәвештә горурланырга була. 2012 елда илдә нибары 7 зур объект реставрацияләнгән булса, 2013 һәм 2014 елларда трихи-мәдәни мирасның 70әр корылмасы торгызылган. Быел исә федераль бюджет хисабына 117 объектны реставрацияләү күздә тотыла.

Бу хакта бүген Казанда “Корстон” комплексында II Халыкара реставрацияләүчеләр корылтаен ачу тантанасында РФ мәдәният министры Владимир Мединский хәбәр итте.

Татарстан Республикасы – Казахстан белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча лидер регионнарның берсе. Бүген бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Сочи шәһәрендәге Россия һәм Казахстан XII региональара хезмәттәшлек форумының пленар утырышында хәбәр итте.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген газ тармагында 48 ел эшләгән, газ сәнәгатенең атказанган хезмәт ветераны Борис Сергеевич Посягинга республика дәүләт бүләге - "Фидакарь хезмәте өчен" медален тапшырды.
Бүген Казанда Россия - Словения сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиянең XII утырышы кысаларында Татарстан - Словения эшлекле форумы узды.
Утырышта катнашучыларны Хөкүмәтара комиссиясенең Россия вәкиле - РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Словения Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары, тышкы эшләр министры Карл Эрьявец һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков сәламләде. Эшлекле форум башланганчы, кунаклар Татарстан куәте-мөмкинлекләре чагылдырылган күргәзмә экспозициясе белән кызыксынып танышты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Сочи шәһәренә рәсми сәфәре барышында «Агросәнәгать комплексы өлкәсендә Россия-Казахстан хезмәттәшлеге перспективалары» күргәзмәсе экспозициясе белән танышты.

Искәртәбез, бүген ул Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия Федерациясе рәсми делегациясе составында Россия һәм Казахстан XII региональара хезмәттәшлек форумында катнаша.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәсми визит белән Сочида. Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия Федерациясе делегациясе составында ул Россия һәм Казахстан XII региональара хезмәттәшлек форумында катнаша.

Татарстан белән Словениягә мәдәният, мәгариф, туризм һәм спорт өлкәсендә элемтәләрне ныгыту зарур. Бу хакта кичә кич Казан Кремлендә ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Словения Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары, тышкы эшләр министры Карл Эрьявец белән очрашуда белдерде.

15
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Сишәмбе көн кич Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Словения Республикасы Хөкүмәте арасында икътисад, фән һәм технологияләр, әйләнә-тирә табигый мохитне саклау, мәдәният һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү буенча меморандум имзаланды. Документка ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Словения Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары, тышкы эшләр министры Карл Эрьявец имза салды. 

Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре белән (2015 елның 15-16 сентябре) Словения Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Чит илләр министры, Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Словения хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Карл Эрьявец килде. «Казан» халыкара аэропортында Карл Эрьявецны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, башка рәсми затлар каршы алды.

Рөстәм Миңнеханов исеменә Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлануына бәйле рәвештә котлаулар килү дәвам итә.

Хатлар, телеграммалар рәвешендәге котлауларын федераль хакимияте органнары вәкилләре, чит дәүләтләр лидерлары, чит илләрнең сәяси эшлеклеләре, Россия һәм башка илләрнең эшлекле даирәләре вәкилләре, эре сәнәгать компанияләре җитәкчеләре, мәдәният, мәгариф һәм спорт өлкәсе вәкилләре җибәреп тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International