ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2015 ел
якшәмбе

Экзит-полл белешмәләре буенча республика Президентын сайлауда әйдәп баручы Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы белдергәнчә, тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы хакимияте системасы зур ышанычка ия.

Рөстәм Миңнеханов "Kazan-Arena" стадионы янында "Без булдырабыз! Без бергә!" бәйрәме тамашачыларына мөрәҗәгать итте.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, үзенең хатыны Сәкинә ханым белән бергә, ТР Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауда катнаштылар. Алар иртәнге сәгать 10да КИТТУ-КХТИның төп бинасындагы 55нче сайлау участогына килделәр (К. Маркс ур., 68).

Бүген Татарстан Республикасында федерация субъектының иң югары вазыйфаи заты – Татарстан Республикасы Президентын һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар уза.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов иртәнге сәгать 9 да сайлауларга барды. Җәмәгате Гөлсинә Миңнеханова белән ул 42 нче сайлау участогына (А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ», К.Маркс ур., 10) килде.


11
сентябрь, 2015 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Гольф ассоциациясе президенты Виктор Христенко Татарстанда гольф үсеше мөмкинлекләре турында очрашып сөйләштеләр. Чара “Казан” тау чаңгысы спорт-савыктыру базасында узды. Очрашуда шулай ук ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе Гүзәл Шакирова, ТР министрлыклар һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чистай муниципаль районына эш сәфәре барышында район активы белән очрашты. Чистай Мәдәният йортында узган очрашуда республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ ФҖ Федерация Советында Татарстаннан вәкилләр катнашты. Чара башланыр алдыннан, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Чистай предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе белән танышты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чистай муниципаль районына эш сәфәре кыла.

Сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Чистайда 140 урынлык «Аленький цветочек» яңа балалар бакчасын ачу тантанасында катнашачак, реконструкция уздырылган «Кама» яр буен карап чыгачак.


10
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов урып-җыюны беренче булып тәмамлаган Апас, Әтнә һәм Зәй районнары авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә рәхмәт белдерде.

Бу хакта Апас муниципаль районы башлыгы Рәшид Заһидуллин, Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов һәм Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рәзиф Кәримов исеменә җибәрелгән хөкүмәт телеграммаларында хәбәр ителә.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка, урып-җыю кампаниясе тәмамлану билгесе буларак, түгәрәк икмәк бүләк иттеләр.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановка түгәрәк икмәкне Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов тапшырды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.

Казан вертолет заводы Татарстан өчен аерым әһәмияткә ия. Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бу хакта Казан вертолет заводына нигез салуга 75 елга багышланган тантанада белдерде. Тантана «Татнефть Арена» боз спорт сараенда узды. Тантанада шулай ук «Россия вертолетлары» АҖ генераль директоры Александр Михеев, «Казан вертолет заводы» ҖАҖ генераль директоры Вадим Лигай, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Бүген "Россия вертолетлары" холдингына керүче Казан вертолет заводы модернизацияләү программасы кысаларында, Ми-8/17, "Ансат" һәм Ми-38 вертолетлары өчен яңа агрегат-җыю корпусын файдалануга тапшырды. Бу хезмәт җитештерүчәнлеген һәм эшләп чыгарган продукциянең сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук "Россия вертолетлары"на дөнья авиация базарында көндәшлеккә сәләтле өстенлекләр тәэмин итәчәк.

Бүген үзенең 75 еллыгын билгеләп үтүче Казан вертолет заводының агрегат-җыю корпусын Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Оборона министры урынбасары Юрий Борисов, Росавиация җитәкчесе Александр Нерадько, "Россия вертолетлары" холдингы генераль директоры Александр Михеев, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, КВЗ генераль директоры Вадим Лигай һәм башка рәсми затлар карады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International