Бүген "Казан Кремле" музей-тыюлыгында Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музееның яңартылган экспозициясе ачылды. Яңа экспозицияләр белән беренче булып Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов танышып чыкты. Аны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантана Казан Кремленең кабул итүләр залында узды. Барлыгы 50 бүләк тапшырлды. Кереш сүзендә Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләренең Татарстанның төп бәйрәме көнендә – Республика көнендә тапшырылуын күренекле вакыйга дип атады.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында муниципаль берәмлекләр арасында Татарстан Республикасы көненә багышланган еллык Республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров һәм башкалар катнашты.
ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда төзекләндерелгән Боратынскийлар утарын ачуда һәм утарның төп йортында "Боратынскийлар йортының кичләре һәм иртәләре" дигән яңа экспозицияне тәкъдим итүдә катнашты. Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар озата йөрде.
Бүген көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Республика клиник онкология диспансерының (РКОД) яңа корпусын карады. Объект Казан шәһәренең Себер тракты урамындагы 31 нче йортта урнашкан. Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде.