ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Зеленодольскта «Киләчәк» («Будущее») балалар бакчасы ачылды. Аны ачуда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Зеленодольск районы башлыгы - Зеленодольск мэры Александр Тыгин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов һәм башкалар катнашты.

Яңа балалар бакчасы 260 урынга исәпләнгән, аның төзелешенә 140 млн. сум тотылган.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда «Салават күпере» торак комплексында булды.

Рөстәм Миңнехановны Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

Торак комплексының төзелеш мәйданчыгында Рөстәм Миңнеханов өчен кыскача презентация уздырдылар, шул чакта торак комплексы кварталлары турында, торак фонды күләме турында, торакны гамәлгә кертү сроклары турында сөйләделәр.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Рубин» президенты Валерий Сорокинга һәм баш тренеры Ринат Билялетдиновка, команда уенының түбән дәрәҗәдә булуы сәбәпле, клубка идарә буенча вазыйфаларыннан ирекле рәвештә баш тартырга тәкъдим итте.


30
август, 2015 ел
якшәмбе

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Республика көне уңаеннан оештырылган тантаналарда катнашы, ул Kazan-Arena стадионы янындагы төп концерт мәйданчыкларының берсендә булды. Сәхнә каршындагы мәйданда аның котлавын Казанның меңләгән кешесе һәм кунагы ишетте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шәех Хамад бән Ибраһим (Бәхрәйн Корольлеге) белән очрашты. Очрашу "Казан" халыкара ат-спорт комлпексының сөйләшүләр алып бару залында үтте. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында кунакны сәламләде һәм шәехкә килүе өчен рәхмәт белдерде. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Иранның Казандагы Генераль консулы Рәсүл Багернежад Шаян белән очрашты. Очрашу "Казан" халыкара ат-спорт комлпексының сөйләшүләр алып бару залында үтте. Генераль консулны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасында берничә кат булганын, ә Иран хезмәттәшләренең Казада булганнары турында билгеләде. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Казан" халыкара ат-спорт комплексы мәйданчыгында Республика көнен бәрәм итү чараларынңа катнашты. Бәйрәм кунаклары арасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсер Метшин, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты. Ипподромга килүгә Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләренең күргәзмәләрен карады.  
Татарстан Республикасында "Катализ: казылмаларны һәм торгызыла торган ресурсларны баланслы файдалану" ЕВРОПАКАТ-2015 катализ буенча XII Европа конгрессы белгечләре тәҗрибәсен һәм эшләнмәләрен өйрәнергә һәм кулланырга әзерләр. Бу хакта конгрессның тантаналы ачылуында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белдерде. Чара "Пирамида" КККда бүген узды. 
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Kazan City Racing - 2015 автотамашасында булды. Күңелле чара Казан Кремле янында Меңеллык мәйданы буенда үткәрелгән махсус трассада узды. Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре озата йөрде. 
 

Бүген күп күрсәткечләр буенча алдынгы регион булып калу өчен Татарстан Республикасында бөтен нәрсәләр дә эшләнә, күп башлангычларда безгә Россия Президенты Владимир Путин ярдәм күрсәтә, иң катлаулы бурычларны үтәүне безгә ышаналар.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Республика көнен бәйрәм итү уңаеннан «Корстон» КСКК да (Казан) уздырылган кабул итү мәҗлесендә хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы исеменнән кабул итү мәҗлесенә республика һәм федераль структуралар вәкилләре, депутат корпусы вәкилләре, Татарстан Республикасының иң югары дәүләт бүләге – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены ияләре, хезмәт ветераннары, эшче һөнәрләре вәкилләре – механизаторлар, фермерлар, шулай ук табиблар, педагоглар, инженерлар, барлыгы 650дән артык кеше чакырылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International