ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Рубин» футбол клубының Попечительләр советы утырышын уздырды. Чарада шулай ук «Рубин» ФК баш тренеры Ринат Билялетдинов һәм «Рубин» ФК генераль директоры Айрат Гәрәев катнашты.

Бүген Казанда элеккеге Матбугат йорты төзекләндерелүдән соң, кабат ачылды, ләкин башка сыйфатта − анда хәзер “Ногай” кунакханәсе һәм татар китаплары кибете булачак.

Объектны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үзе катнашты.

Марат Сафиуллин: 2015 елның беренче яртыеллыгында Татарстан территориясендә салым органнары алып бара торган керемнәр 206,7 млрд. сумягъни 2014 елның шушы чоры белән чагыштырганда 7,8%ка үсеш тәшкил итте (2014 елда – 191,7 млрд. сум). 

Бүген бу хакта Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр иттеКиңәшмә барлык  муниципаль районнар белән видеоконференция режимында узды һәм 2015 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгакларына һәм 2015 ел азагына кадәр Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычларына багышланды.  

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

2015 елның беренче яртысында Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 90 млрд. сумга якын салым һәм салым булмаган түләүләр кергән, үсеш 3,5 % тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференция  режимында узды һәм 2015 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгакларына һәм 2015 ел азагына кадәр Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычларына багышланды. 

Бүген Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы йортында Сембер һәм Яңа Спас митрополиты Анастасийга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.  

Искәртәбез, элегрәк Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий Россия православие чиркәвенең Изге синоды карары белән Сембер һәм Яңа Спас (Ульяновск өлкәсе) митрополиты итеп билгеләнгән иде. 


15
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстанның Питрәч муниципаль районында 5 нче "Бәләкәч" балалар бакчасы үз ишекләрен ачып җибәрде. Аны рәсми ачу тантанасында Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров һәм башка рәсми затлар катнашты.

Бүген Питрәч муниципаль районы Иске Шигали авылында күп функцияле үзәк рәсми ачылды. Авыл халкының олысы-кечесенең шушы вакыйга уңаеннан шатлыгын уртаклашырга Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров килгән иде. Тантанада ТР Министрлар Кабинеты, Дәүләт Советы Аппараты вәкилләре катнашты. Мәртәбәле кунакларны җыр-биюләр белән район үзешчәннәре каршы алды.
Бүген “Зөянең тарихи-мәдәни һәм рухи мирасы “ халыкара конгрессы кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, ТРның тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен яңадан торгызу республика фонды, Карелия Республикасы Мәдәният министрлыгы ,“Кижи” дәүләт тарих-архитектура һәм этнографик музей-тыюлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Бүген кече һәм урта бизнеска ярдәмнең реаль механизмынарын булдыру һәм гамәлгә кертү мөһим. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Татарстан – бизнес өчен таяныч» бөтенроссия кече һәм урта бизнес форумында хәбәр итте. Чара Иннополиста А.С. Попов исемендәге технопаркта узды. Форумда шулай ук Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Тулин, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, «Опора России» кече һәм урта эшкуарлык бөтенроссия иҗтимагый оешмасы президенты Александр Калинин, шулай ук Россиянең 40 регионыннан «Опора России»нең 165 лидеры катнашты.

Татарстан Республикасының Казахстан Республикасында Тулы вәкаләтле вәкиле итеп Рөстәм Вәлиуллов билгеләп куелды.
Указга (ПУ-653) бүген, 2015 елның 15 июлендә, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов имза салды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International