Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан янәшәсендәге инновацион-юлдаш шәһәрчек Иннополис территориясендәге объектлар төзелешенең барышын тикшерде.
Беренче объект А.С.Попов ис. технопарк булды, анда Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар юллар инфраструктурасын, технопарк бинасын, шулардан: музей, конференц-залны карадылар.
ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген РФ табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской белән очрашты. Анда Сергей Донской белән Рөстәм Миңнеханов РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы белән Татарстан Республикасы арасында нефть ятмалыра эзләүнең яңа технологияләрен эшләү һәм кертү, разведка, авыр чыгарыла торган запасларны углеводород чималы ресурсларын эшкәртү һәм үзләштерү буенча полигон булдыру турындагы килешү имзаладылар.
Татарстан Республикасында Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча 2015 елның 14 маена 42 муниципаль берәмлектә 2 мең 949 инспекцион тикшерү үткәрелгән, алар нәтиҗәләре буенча 10 районда 19 куркынычсызлык техникасын бозу факты ачыкланган. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне республиканың бөтен муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытылча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Идел буе региональара табигатьне саклау прокуратурасына 25 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Чара Казан ратушасында узды. Танатнада шулай ук РФ Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, Идел буе региональара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Селифанов, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башкалар катнашты.
Иртәгә, 2015 елның 15 маенда, реаль вакыт режимында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында «Алабуга» махсус икътисадый зонасында «Алабуга-Волокно» заводын ачу тантанасыннан интернет-трансляция оештырылачак.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, «Росатом» ДК генераль директоры Сергей Кириенко, «Композит» холдинг компаниясе» генераль директоры Леонид Меламед, «Алабуга» МИЗ ППТ» ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Иваново өлкәсе губернаторы Павел Коньков белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнашты.