ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Иваново өлкәсе губернаторы Павел Коньков белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнашты.

Бюджет чараларын һәм финанс ресурсларын нәтиҗәле файдалану – илнең икътисадын үстерү өчен төп шартларның берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Дәүләт (муниципаль) финанс контролен үстерү. Законнар, практика, институтлар" II халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында хәбәр итте. Чара Казан федераль университетының төп бинасында узды. Утырышта шулай ук Федераль финанс-бюджет күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе Александр Смирнов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, республика һәм федераль министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Илкүләм дан үзәге” төбәкара иҗтимагый фонды вице-президенты Наталья Якунина гаиләләргә һәм аналарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән ТР Хөкүмәте программалары комплексы һәм «Святость материнства» - “Ана изгелеге” Бөтенроссия программасын гамәлгә ашыру турындагы килешү имзалады.

13
май, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Корек Груп» идарә рәисе (Иракның Курд автоном районы) Сирван Барзани белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы  Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, республиканың эре предприятиеләре вәкилләре һәм Ирак делегациясе әгъзалары катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районына эш сәфәре кылды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов һәм башкалар озата йөрде.

Искәртәбез, бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Менделеевск һәм Алабуга муниципаль районнарына барды. Сәфәренең максаты - җирле аграрийлар белән язгы кыр эшләре турында фикер алышу, "Аммоний" ААҖ объектларын төзү белән танышу, шулай ук берничә мәдәни һәм спорт объектын ачу тантаналарында катнашу.

Язгы кыр эшләрен бер атна эчендә тәмамларга кирәк. Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бу хакта Татарстан Республикасы Алабуга мунициципаль районына эш сәфәре кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән әңгәмәсе барышында хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, республикада бүген язгы кыр эшләре әйбәт бара. Былтыргы белән чагыштырганда бер көнгә генә соңга калып барабыз, диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ассызыклаганча, төп бурыч – чәчү эшләрен бер атна эчендә тәмамларга кирәк. "Моның өчен бөтен нәрсә бар: техника да, тырышлык та", - диде ул.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе “Отель Джузеппе” ҖЧҖ генераль директоры Джузеппе Спарта белән очрашты.
Бүген Татарстан Менделеевск районы Сәйтәк авылында күп функцияле иҗтимагый үзәк ачылды. Чарада ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бүген Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов  Менделеевскида аммиак, метанол һәм грануллы карбомид җитештерү комплексы төзелеше проектын тормышка ашыру барышы белән танышты. Республика лидерын "Аммоний" ААҖ генераль директоры Сергей Шевченко озатып йөрде. Рөстәм Миңнеханов елга суны әзерләү җайланмасы, реформинг, карбамид склады һәм газ-турбина җайланмасы кебек кайбер объектларны карады. Бүгенге көндә комплексны төзү тәмамлану алдында, кайбер объектларда эшләтеп җибәрү башкарыла.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Югострой" концерны президенты Йиржи Герле (Чехия Республикасы) белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы  Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Алабуга” МИЗ СҖТ” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International