ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Majid Al Futtaim ( Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) компаниясе вәкилләре Франк Витек һәм Пьер Кассиматис белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Бохараев катнашты.

Моношәһәрләрне үстерү Татарстан өчен төп бурычларның берсе булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Моношәһәрәр үсеше фонды” коммерцияле булмаган оешма генераль Дмитрий Скриванов белән очрашуда белдерде. Татарстан Республикасы  Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, республика министрлыклары һәм ведомтсволары вәкилләре катнашты. 

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Фәрит Гобәевның “Бөек Җиңүнең 70 портреты” фотокүргәзмәсендә булды. Ул “Казан Кремле” музей-саклаулыгының “Манеж” күргәзмәләр залында эшли.

Экспозициядә Бөек Ватан сугышы батырларының аклы-каралы 70 фотопортреты урын алган. Проект “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге ярдәмендә гамәлгә ашырылган.
Агымдагы елда җәйге каникуллар чорында Татарстанда барлыгы 214 мең 921 баланы төрле ял һәм сәламәтләндерү формалары белән колачлау ниятләнә. Узган елда республикада 212 мең 617 бала төрле лагерьларда ял иткән. Әлеге саннарны бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин җиткерде.

11
май, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Кытай милли химик-инжиниринг корпорациясе» АО компаниясе рәисе Юй Цзиньбо белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наиль Маганов һәм башкалар катнашты.

«Россия-Кытай мөнәсәбәтләре хәзерге вакытта динамик үсештә һәм стратегик партнёрлык характерында», - диде Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә. Ул билгеләп үткәнчә, Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин Мәскәүдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырылган тантаналарда катнашты. Югары дәрәҗәдә сөйләшүләр вакытында ике ил арасында хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлгән килешүләргә имза салынды, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.


10
май, 2015 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге урамнарны карап әйләнде. Максаты шәһәрнең тарихи урыннары белән бергә үзәк туристик маршрутның төзекләндерү дәрәҗәсен карау иде. Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.


9
май, 2015 ел
шимбә
Бүген Казанның Ирек мәйданында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, тантаналы парад узды. Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм республиканың министрлыклары, ведомстволары җитәкчеләре, башка вазифаи затлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, казанлылар һәм башкала кунаклары катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов төзекләндерүдән соң ачылган Җиңү паркында Дан мемориалы коллоннадасындагы Мәңгелек утка һәм Һәлак булган сугышчыларның аналары һәм тол калган хатыннары монументына чәчәкләр салды. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Кидәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Бүген Казандагы Җиңү көненә багышланган тантаналы чаралар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларның каберләренә һәм алар истәлегенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салудан башланды.

Казанның Арча кыры зиратында узган чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Премьер-министры урынбасары - республиканың Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, Казан каласы башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, ветераннар һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм башкалар катнашты.

8
май, 2015 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Сарман районында булды. Сәфәрдә аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.

Сарман районына сәфәр Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салудан башланды. Ул Сарманның мәдәният паркында 1997 елда урнаштырылган, ә быел иганәчеләр акчаларына төзәтелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International