ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2015 ел
шимбә

Татарстан Республикасында “Парклар һәм скверлар” программасы кысаларында өч объектта эшләр башланган: Җиңү паркы (Казан, Ямашев ур.), “Дан” скверы (Казан, Рихард Зорге ур.), “Крылья Советов” паркы (Казан, Копылов ур.). Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән  Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов  уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Татарстан Республикасында 42 муниципаль берәмлектә 2015 ел программасы буенча 999 күп фатирлы йорттан 962сендә капиталь ремонт эшләре башланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.


17
апрель, 2015 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кытай халык Республикасының Үсеш һәм реформа буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Ху Цзуцай белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук «Россия тимер юллары» ААҖ беренче вице-президенты Александр Мишарин, Россия Федерациясе Транспорт министры урынбасары Алексей Цыденков, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, Россия инновацион регионнары ассоциациясе (АИРР) советы рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты.

Утырыш И.М.Губкин ис. нефть һәм газ РДУда (Мәсәкәү) узды, утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.

Төп тема – илдә геологик разведка һәм файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә инновацион технологияләр.

Татарстан Республикасы “Мәскәү-Казан” югары тизлекле тимер юл магистрале проектының Пекинга кадәр озайтылачагын тулысынча хуплый. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Россия-Кытай эшлекле төркеменең югары тизлекле тимер юл магистрале проектын гамәлгә ашыру өлкәсендә хезмәттәшлек буенча бишенче утырышында һәм Россия-Кытай эшлекле төркеменең өченче утырышында белдерде.

Бу чара Казанда, “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында узды. Анда шулай ук “Россия тимер юллары” ("РЖД”) ААҖ нең беренче вице-президенты Александр Мишарин, Кытай Халык Респубдикасы вәкилләре катнашты.
Югары тизлекле магистраль Россиянең киләчәк үсеше өчен кирәк. Бу хакта бүген Казанда “Мәскәү-Казан” югары тизлекле магистраленең төбәк мәгълүмат үзәген ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков белдерде. Бу чара “Казан-2” тимер юл вокзалында узды.

Ачылыш тантанасында шулай ук “Россия тимер юллары” ("РЖД”) ААҖ нең беренче вице-президенты Александр Мишарин, РФ транспорт министры урынбасары Алексей Цыденов, Кытай Халык Республикасы үсеше һәм реформалар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе урынбасары Ху Цзуцай катнашты.

16
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Төркия Татарстанның төп тышкы икътисадый партнеры булып кала. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Бөек Милли Мәҗлесе Рәисе Җәмил Чичәк белән очрашуда хәбәр итте. Чара Казан Кремлендә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Төркия делегациясе вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Бүген Казанда Идел буе федераль округының РФ субъектларында кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкилләр координацион советы утырышы узды. Чарада РФ ндә кеше хокуклары буенча вәкаләтле Элла Памфилова, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР да кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил, Координацион совет рәисе Сәрия Сабурская һ.б. катнашты.

V нче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 7 нче утырышында Төркия Республикасы Бөек Милли Мәҗлесе вәкилләре һәм аның рәисе Җәмил Чичек катнашты. “Татарстанга Җәмил Чичек әфәнденең килүе Төркия-Татарстан парламентара хезмәттәшлегенең яңа этабы башлануны күрсәтә”, - дип искәртте ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Утырыш барышында Татарстан парламенты (Россия Федерациясе) һәм Төркиянең Бөек Млли Мәҗлесе арасында меморандум имзаланды. Документка үз имзаларын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Төркия Республикасы Бөек Милли Мәҗлесе рәисе урынбасары Садыйк Якуп куйды. Имзалау тантанасында Татарстан Республикасы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларының бүгенге утырышында “Татарстан Республикасында халыкара адреслы социаль ярдәм турында”гы Татарстан Республикасы законының 51 нче маддәсенә һәм “Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында” Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү турында”гы 101-5 нче номерлы ТР закон проектын кабул ителде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International