ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының республика оештыру комитеты утырышын уздырды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Татарстан җитәкчелеге Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2014 елдагы эшен уңай бәяләде һәм киләчәктә дә тикшерүчеләр шулай ук нәтиҗәле һәм профессиональ эшләр дип өметләнә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча РТК ТИнең йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте. Коллегия эшендә республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, хокук саклау органннары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.


24
гыйнвар, 2015 ел
шимбә

Хәзерге вакытта Татарстанда эшләнә торган гамәлләр күбесенчә Татарстан Республикасы прокуратурасы хезмәте белән тәэмин ителә. Бүген бу хакта ТР Прокуратурасының 2014 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2015 елда законлылык һәм хокук тәртибен ныгыту бурычларына багышланган киңәйтелгән коллегия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Россия делегациясенең быелгы Бөтендөнья икътисадый форумында катнашуы бик файдалы булды, бигрәк тә агымдагы икътисадый һәм сәяси ситуацияне исәпкә алып. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мондый фикерне министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән атналык традицион киңәшмә барышында әйтте.

2014 йомгаклары буенча Татарстанда терлекчелек тармагы беркадәр үсеш күрсәткән, бу АСК комплексы өчен уңай күренеш. Бүген бу хактагы фикерне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

2015 елга Татарстанда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасына 999 йорт кертелде, программаның гомуми бәясе 4,71 млрд. сум тәшкил итә.  Бу хакта бүген видеоконференция режимындагы атналык республика киңәшмәсендә белдерделәр. Киңәшмәне ТР  Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы  Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 


23
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен яңадан торгызу Республика фонды Хәйриячеләр китабының V томын һәм рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы булды.
Татарстанда легаль булмаган алкоголь продукциясе базарына каршы куәтле киңкүләм көрәш игълан итәргә кирәк. Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Мәдәният министрлыгында узган ТР Дәүләт акоголь инспекциясенең киңәйтелгән коллегия утырышында әнә шул бурычны билгеләп үтте.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Россия алкоголь базарын җайга салу федераль хезмәтенең Идел буе федераль округы буенча төбәкара идарәсе башлыгы Геннадий Одинцов белән очрашты.
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко һәм "Татспиртпром" ААҖ генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов катнашты.

Бүген, Давоска эшлекле визитының соңгы көнендә, Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисадый форумының Россия үсеше преспективаларына багышланган сессиясендә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International