ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстанның Кукмара районы Советының чираттан тыш 37 нче сессиясе узды. Утырышта район башлыгы һәм район Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин, районның башкарма комитет җитәкчесе вәкаләтләре вакытыннан алда тәмамлану, әлеге вазифаны биләүгә конкурс игълан итү, башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручыны билгеләү мәсьәләләре тикшерелде. Сессия эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Ул – элек идарә җитәкчесе урынбасары вазыйфасын башкарган Федор Батков.
Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының төп бурычы булып яңа министр җитәкчелегендә республикада спортны үстерү кала. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлык колллективына яңа җитәкче -Владимир Леоновны тәкъдим иткәндә белдерде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Премьер-министры Илдар Халиков бүген Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне акциясенә кушылдылар. Татарстан Республикасы Президенты эшкә – велосипедта, ә Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы җәяү килде.


21
сентябрь, 2014 ел
якшәмбе

Бүген В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе территориясендә рус галиме, Петербург фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы, Казан университетының Астрономия обсерваториясенә нигез салган Василий Энгельгардтны күчереп җирләү тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. 

Бүген төзелеш барган Иннополис биналарына җылы бирелде. Җылы җибәрүдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

20
сентябрь, 2014 ел
шимбә

Бүген Астанада, Казакъстанда Татарстан көннәре кысаларында, киң колач белән Сабан туе уздырылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Астана шәһәре хакиме Имангали Тасмагамбәтов, Россия Федерациясенең Казакъстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бочарников, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары булды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казакъстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Казакъстан Премьер-министры Кәрим Масимов белән очрашты. Казакъстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Россия Федерациясенең Казахстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Михаил Бочарников, Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасының Казакъстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Тимергалиев, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «КАМАЗ» ААҖ гендиректоры Сергей Когогин, «Ак Барс» холдинг компаниясе» генераль директоры Иван Егоров һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча башкарылган эшләрнең күләме 4 млрд 565 млн сум тәшкил иткән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

19
сентябрь, 2014 ел
җомга
Кичә Астанада Тынычлык һәм дуслык сараенда Татарстан сәнгать осталарының грандиоз гала-концерты узды. Тантана Казакъстанда Татарстан көннәре кысаларында оештырылды. Дуслык һәм тынычлык сарае фойесында Татарстан фотокүргәзмәсе һәм республика халык һөнәрчелеге осталары күргәзмәсе оештырылган иде. Экспозиция белән танышканнан соң, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Астана хакиме Имангали Тасмагамбәтов җитәкчелегендәге рәсми делегация алкышлар тавшына сарайның опера залына керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International