ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2014 ел
җомга

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казахстанда Татарстан көннәре кысаларында, Астанада Казахстан Республикасы татар җәмгыятьләре җитәкчеләре белән очрашты.  Очрашу Казахстанда Тынычлык һәм дуслык сараенда узды. Анда Астана хакиме Имангали Тасмагамбәтов, Казахстан Республикасында Россия Федерациясенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Михаил Бочарников, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Парламенты Сенаты Рәисе Касым-Жомарт Токаевым һәм Сенат әгъзалары белән очрашты.

Бүген көннең икенче яртысында Казахстанга килгән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Астана шәһәре хакиме һәм хакимлек әгъзалары белән очрашты. Киң составта узган очрашуда  ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты ядәмчесе Радик Гыйматдинов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин,  ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы Рәисе Шамил Агеев, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “КАМАЗ” ААҖ җитәкчесе Сергей Когогин һәм башка рәсми затлар катнашты.   

Республика икътисадының торышы турында мәгълүмат җыючы һәм аны эшкәртүче “Ачык Татарстан” системасы дәүләт хакимияте эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә ярдәм итә. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Сочи-2014” халыкара инвестиция форумы кысаларында узган дискуссиядә ясаган чыгышында хәбәр итте.
Бүген Татарстан Премьер-министры илдар Халиков Сочида халыкара инвестиция форумының пленар утырышында катнашты. Утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев чыгыш ясады.

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанага Казахстанда ТР Мәдәнияты көннәренә багышланган бәйрәм чараларында катаншу өчен килде.  Астана шәһәре аэропортында Татарстан Республикасы Президентын Астана шәһәре Хакиме Имангали Тасмагамбәтов,Россия Федерациясенең Казахстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Михаил Бочарников, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР  ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Ак-Барс Холдинг" ААҖ җитәкчесе Иван Егоров һәм башкалар каршы алды. 

Бүген, Урман хезмәткәрләре көне алдыннан (21 сентябрьдә билгеләп үтелә), республика урманчылыгы җитәкчеләренә “Нива” автомобильләре ачкычлары тапшырылды. Республика башлыгы, аларны сәламләп, барыннан да элек, урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. “Бу тармак бик мөһим. Анда эшли торган кешеләр куелган бурычларны башкару өчен техника белән тәэмин ителергә тиеш”, - дип билгеләп үтте Р. Миңнеханов. Ул автомобиль ачкычларының ел саен тапшырылуын искәртте.

Бүген “Сочи-2014” халыкара инвестиция форумы кысаларында гадәттәгечә Саклык банкы оештырган “эшлекле иртәнге аш” узды. Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген Татарстан премьер-министры Илдар Халиков Сочида һәр ел була торган инвестиция форумында катнаша. Татарстан делегациясе составында шулай ук ТР вице-премьеры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, республиканың Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТРның Туризм буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров бар.

18
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

"Татарстанда масштаблы проектларны гамәлгә ашыру 2020 елга кластерда сәнәгать җитештерүе күләмен өч мәртәбәгә арттырырга һәм 2 трлн. сум дәрәҗәсенә җиткерергә ярдәм итәчәк. Бу максатка ирешү өчен социаль, транспорт, энергетика һәм инженер инфраструктурасын алданрак барырлык итеп үстерү өчен дәүләт ярдәме кирәк", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясаганда.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International