ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2014 ел
җомга
Бүген Горький исемендәге Яшел Үзән заводында (предприятие “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ компанияләре төркеменә керә) 21631 проекты кече ракета корабына нигез салу тантанасы узды.

Бу чарада Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс бәк Евкуров, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Хәрби- Диңгез флоты башкомандующие Виктор Чирков, Кара диңгез флоты башкомандующие Александр Витко, Каспий флотилиясе командующие Илдар Ахмеров, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республиканың Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ви Сон Лак белән очрашты.

Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонада «Джошкуноз» компаниясенең автомобильләр өчен кузов детальләрен җитештерү буенча яңа штамплау производствосын эшләтеп җибәрделәр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәнгать министры Равил Зарипов, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, Чаллы мэры Васил Шәехразиев катнашты.

Бүген “Алабуга” махсус икътисадый зонада Armstrong Америка компаниясенең төзелеп килүче түшәм япмаларын җитештерүче заводында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.


28
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген кич белән Татарстан Республикасына Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс бәк Евкуров килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин каршы алды.
Бүген Байлар Сабасында яңа балалар бакчасы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 120 балага исәпләнгән мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениесе “Шоколад” исемен йөртәчәк.

Илдар Халиков ТР Президенты исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән балаларны һәм аларның әти-әниләрен балалар бакчасы ачылу белән котлады. “Бу көннәрдә сездә генә түгел, республика буенча 56 яңа балалар бакчасы ачыла. Сезнең бакча да сыйфатлы итеп төзелгән, бик кызыклы исем дә тапкансыз. “Шоколад” барыгыз өчен яраткан урыныгыз булсын” ,– диде ул.

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Анкарага Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган инаугурациясендә катнашу өчен килде.

“КАМАЗ” заводын һәм Чаллы шәһәрен төзүчеләр чын хезмәт батырлыгы ясадылар. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Автоградта үткәрелгән “КАМАЗ” төзелеше ударниклары слетында белдерде.

Бүген Казан Кремлендә алдынгы татарстанлыларга: табиблар һәм укытучыларга, төзүчеләр һәм мәдәният хезмәткәрләренә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, күп балалы аналарга - барлыгы 57 кешегә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды. Тантаналы чара Пушечный дворның кабул итү мәҗлесләре залында узды. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International