Татарстанда автомобиль транспортында газ-мотор ягулыгын киң куллану һәм ГМЯдагы автобусларны эксплуатацияләү шактый зур икътисадый нәтиҗәләр бирә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы регионнарында мотор ягулыгы сыйфатында газ куллануны киңәйтү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте. Түбән Новгород шәһәрендә узган бу киңәшмәне ИФОда Россия Федерациясе Президенты вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич алып барды, анда шулай ук Россия Федарациясе Энергетика министры Александр Новак, Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Россия Транспорт министры Максим Соколов, ИФО регионнары губернаторлары, «Газпром» ААҖ, автомобиль техникасы җитештерү компанияләре вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстанда А.С. Пушкинның тууына 215 ел тулуга һәм Рус теле көненә багышланган чаралар үтә. Казан шәһәре Яңа-Савин районында урнашкан 45нче китапханәдә үткән бәйрәм чараларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары − мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, шәһәр мэры Илсур Метшин, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев һәм Казан Үзәк китапханәләр системасы директоры Резеда Исмәгыйлова да бар иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия тимер юллары» ААҖ өлкән вице-президенты – «Тимер юл техникасы җитештерүчеләр берләшмәсе» президенты Валентин Гапанович белән очрашты.
Казанда Kazansummit 2014 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең VI халыкара икътисадый саммитын даими рәвештә уздыру халыкара мәйданда Татарстанны тану дәрәҗәсен арттыруда һәм чит ил инвестицияләрен җәлеп итүдә мөһим звено булып тора. Мондый фикерне бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazansummit 2014 кысаларында Россиянең һәм чит илләрнең алдынгы ММЧ вәкилләре белән очрашу барышында белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazansummit 2014 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы илләренең алтынчы халыкара икътисадый саммитында катнашучы дипломатик миссияләр башлыкларын Сабантуй милли бәйрәменә чакырды. Очрашу Казанда Халыкара мәгълүмат үзәгендә узды.
Татарстан Республикасы X5 Retail Group компаниясе белән киләчәк хезмәттәшлеккә әзер. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов компания җитәкчелеге белән очрашуда белдерде.
Очрашу Kazansummit 2014 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы илләренең алтынчы халыкара икътисадый форумы кысаларында Казанда Халыкара мәгълүмат үзәге территориясендә узды.