ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2013 ел
дүшәмбе

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Владимир Кириллов белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Чара ТР Хөкүмәт йортында узды. Искә төшерик, Владимир Кириллов Казанга Татарстан Республикасында калдыклар белән эш итү бердәм комплекслы системасын оештыру турында киңәйтелгән киңәшмәне уздыру өчен килде.

Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Республиканың нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең 2013 елның 1 кварталындагы эшчәнлегенең якынча йомгакларын холдинг генераль директоры Рафинат Яруллин игълан ителде.

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Большие танцы” шоуының Казан командасы белән очрашты. Очрашуда ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов һәм ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов катнашты.

Бүген Казанда (Татарстан Республикасы) “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы булды. 2013 елның өч ае эчендә компания бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды, май аена бюджет расланды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты, “Татнефть” ААҖ Директорлар советы рәисе Р.Н.Миңнеханов алып барды.


28
апрель, 2013 ел
якшәмбе

Бүген Казан метрополитенының яңа  станцияләре буйлап поездлар йөрүне сынап карадылар. Беренче пассажирлар арсында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бар иде.


27
апрель, 2013 ел
шимбә
Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырыгынчы утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2012 елдагы эшчәнлеге турында хисап белән чыкты. “Татарстан бүгенге көндә илдә әйдәп баручы төбәкләрдән санала”, - дип башлап җибәрде ул үз чыгышын. Аның сүзләренчә, узган елны тулаем алганда, уңышлы дип санап була. Аның хисабында билгеләп үтелгәнчә, 2012 елда эчке тулаем продукты (ЭТП) 1415 млрд. сум тәшкил иткән. 2011-2012 елларда ЭТП гамәлдәге бәяләрдә 410,3 млрд. сумга арткан. Динамика, барыннан да элек, җитештерү производстволары, төзелеш үсешенеә һәм куллану ихтыяҗының артуына бәйле.

Республикада чәчү эшләре дәвам итә, әмма акрын бара. Татарстанда планлаштырылган 1,8 млн. гектар кырның 13 процентында чәчү эшләре төгәлләнгән. Аграрийлар шулай ук шикәр чөгендере һәм көнбагыш чәчү эшенә керешкән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

Бүгенге көндә Татарстанда 708 күпбалалы гаилә дәүләт программасы кысаларында бушлай алган җир участокларында шәхси йортларын төзи башлаган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев белдерде.


Соңгы өч атнада капиталь ремонт башланган күп фатирлы йортлар саны 79 булды. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Ул республика программалары гамәлгә куелышы турында хәбәр итте. Искә төшерик, киңәшмә гадәттәгечә  барлык муниципаль районнар башлыклары белән видеоконференция режимында узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Горький тимер юлы башлыгы Анатолий Лесун озатуында, вокзал белән Казан аэропорты арасында пассажирлар йөртүнең интермодаль линиясен йөреп чыкты. Шулай ук аның белән бергә Казан мэры Илсур Метшин, республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстанның экология һәм табигатьтән файдалану министры Артем Сидоров, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм башкалар йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International